Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Барыбыз да "каймак тавы"на – “Кышкы драйв”ка

31 гыйнвар көнне "Каймак" кибете янында урнашкан кар тавында "Зимний драйв" дигән чара үтәчәк.

Балтач бистәсенең "Каймак" кибете янында урнашкан кар тавында яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Зимний драйв" дип аталучы тау шуу ярышы уздыра. Ярышларның төп иганәчесе - "Балтач сөт-май комбинаты".
Программада 14 яшькә кадәр һәм аннан югары яшьтә булганнарга берүзең таудан шуып төшү (ераклыкка), гаилә белән чанада шуу (ледянка, чаналар белән ераклыкка), иң креатив тау шуу чанасы кебек чаралар каралган.

Концерт, җылы чәй, коймаклар бәйрәмне тагын да ямьле итәчәк! Рәхим итегез! Чара 31 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250