Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Барысын да «чәчеп» кайттылар

Арбор, Чепья, Яңгул мәктәпләрендә шөгыльләнүче бертөркем яшь көрәшчеләребез күрше Мари Иле Республикасының Бәрәңге районының ачык беренчелегенә махсус чакыру белән барып, барысын да «чәчеп» кайттылар.

Куянково мәктәбенең спорт мәйданчыгында ачык һавада узган татарча көрәш ярышларында моңарчы күрелмәгән җиңүләр яуланды. 1996-1997, 1998-1999, 2000-2001, 2002 елларда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында Чепьядан Руфин Афанасьев (25 кг.), Рөстәм Сираҗиев (35 кг.), Илнар Минмуллин (50 кг.нан югары), Максим Максимов (60 кг.), Арбордан Фәнис Кәбиров (40 кг.), Рөстәм Низамов (50 кг.нан югары), Әмир Хәйруллин (45 кг.), Булат Һадыев (55 кг.), Дилүс Рамазанов (70 кг.) бу ярышларның чемпионнары булып танылдылар. Арбордан Алмаз Гыйльметдинов (40 кг.), Инсаф Шакиров (60 кг.нан югары), Яңгулдан Динар Гафиуллин (55 кг.), Айрат Хәйруллин (70 кг.), Илдан Әхмәтханов (60 кг.) - икенче, Чепьядан Илназ Мифтахов (35 кг.) өченче булдылар. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250