Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Башта Балтачта, аннан Алабугага

Сентябрьгә аяк басуга, районыбызда берәнчеләрдән булып йөгерешчеләребез үз сезоннарын ачып җибәрә.

Сабантуй мәйданы өстендәге йөгерү полосасында мәктәпләребездән 1995-96, 1997-98, 1999 елда һәм аннан соңгы елларда туган малайлар һәм кызлар 4-2-1 километрлы дистанцияләрдә старт алды, Алабуга шәһәренә йөгерешкә барачак спортчыларыбыз ачыкланды. 1995-96 елгы яшьләр арасында беренчелекне Сосна мәктәбеннән Гүзәл Габдрахманова һәм Чепьядан Сергей Королев яуладылар. Калган призлы урыннарны Татьяна Поликарпова (Чепья) һәм Алексей Григорьев (гимназия), Кристина Фомина (Кече Лызи) һәм Владимир Никитин (Чепья) бүлештеләр. 1997-98 елгылар арасында дистанцияне иң беренче булып Рамилә Хәбибуллина һәм Рушат Галимов (икесе дә Соснадан) буйсындырдылар. Алардан калышып, Анастасия Васильева (гимназия), Динар Гафиуллин (Арбор), Инзилә Ибраһимова (Сосна), Андрей Дмитриев (Кече Лызи) финишка икенче-өченче булып килделәр. 1999 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында район чемпионнары булып Карина Бедикян (Кече Лызи) һәм Фәнис Кәбиров (Арбор) танылдылар. Икенче-өченче урыннарга Алинә Мостафина һәм Ислам Галимов (икесе дә Арбордан), Зилә Шәйхетдинова (Куныр) һәм Александр Никитин (Чепья) чыктылар. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250