Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Баскетбол уеннары барыбер узды

«Балтач "универсаль спорт залында 2000-2001 елларда туган балалар арасында баскетбол ярышлары булып узды.

Автобус вәзгыяте туганлыктан, ерактагы мәктәпләрдән укучылар килә алмасалар да, уйнарга теләге булганнар килде. "Кызганыч, "Кэс-баскет" ярышларының чираттагысы шушы яшьтәгеләр арасында узачак, командалар күбрәк булса яхшы була иде", дип үз фикерен җиткерде районның баш тренеры Фәнил Габдрахманов. Бу ярышларга кызлардан ул ике команда куйган иде, аларга көндәшләр генә булмады. Ә менә егетләр арасында беренче урынга гимназия /тренеры - М.Хәлимов/ егетләре чыкты, калган урыннарны Норма /Р.Гомәров/ һәм Сосна уенчылары бүлеште. Иң яхшы уенчылар булып Соснадан Хәния Ганиева, гимназиядән Ариф Хәкимҗанов танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250