Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырлар бәйгедә сынала (фото)

Шимбә көнне Балтач бистәсендә Нормада урнашкан теш поликлиникасы җитәкчесе булып эшләгән Рафил Галимуллин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булып узды.

Рафил көрәшчеләре белән танылган Бөрбаш авылы егете, тормышта да җиӊүче булырга ашкынды. Кешеләргә игелеклелек, яхшылык эшләү аныӊ тормыш девизы иде. Нишлисеӊ үтәр юлы гына кыска булды.
Бер чорда укыган, бүгенге көндә данлыклы тренер, Татарстан, Россия, Дөнья беренчелегендә җиӊүчеләр әзерләгән Дамир Гөбәйдуллин да бу бәйгенеӊ үткәрелүен яхшы яктан билгеләп үтте. Бәйгедә 11 үлчәү авырлыгында 70 көрәшчедән торган 10 команда катнашты. Оештыруныӊ барлык чыгымнарын мәрхүмнеӊ малайлары, аларныӊ дуслары үз өстенә алган.
Командалар арасында беренчелек чепьялыларда, икенче урында яӊгуллылар, өченчедә Куныр командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250