Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер-бер артлы җиңү яулаучы Рамил Зарипов

Бүгенге көндә Казанда яшәп хезмәт итүче якташыбыз, Шеңшеңәр авылы егете гер күтәрү остасы Рамил Зарипов үзенең матур күрсәткечләре белән безне әледән-әле сөендереп тора.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ул үзенең җиңүләре белән тагын шатландырды. Бер-бер артлы узган 3 ярышта ул чемпион булып танылган. Беренчесе, Урыссу бистәсендә узган гер спорты буенча Татарстан чемпионаты. Икенчесе, Киров шәһәрендә Россия полицейскийларының озын цикл белән күтәрү ысулында узган илебез чемпионаты. Өченчесе, Казан шәһәре чемпионаты. Казан чемпионатында тагын бер якташыбыз, Балтачтан Илшат Галимуллин катнашып икенче призлы урынны яулады. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250