Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер Яңгулда ике көрәш

Районыбызда курыкмыйча берьюлы ике көрәш ярышы уздыручы ике җитәкчебез бар. Аларның берсе «Арбор» җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов булса, икенчесе «Яңа тормыш» җәмгыяте рәисе Мәгъсүм Сәйфетдинов.

1997нче елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьләр арасында Габделфәрт истәлегенә узучы ярышлар быел да Яңгул урта мәктәбе спортзалында тыныч, матур шартларда башланып китте. Көрәштә бу юлы да келәм хуҗаларына тиңнәр табылмады. 12 үлчәү авырлыгында узган бу ярышларда Татарстанның атказанган спорт остасы Р.Габдрахмановның 9 көрәшчесе төрле призлы урыннарны яулады. Алардан азга гына калышып, Татарстанның атказанган спорт остасы Р.Хәйретдиновның 7 егете призлы урынны яулап, икенче булдылар. Өченчедә исә Наил Гарифуллин кул астында шөгыльләнүче Норма егетләре булды. Тумышы белән Балык Бистәсеннән булган, Татарстанның атказанган спорт остасы Илнар Әхмәтҗанов бүләгенә Борнак авылы егете Илдан Әхмәтханов лаек булды. Күрше Малмыж районында «Чавал» авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкләүче милләттәшебез Зиннәтулла Хәйруллин «абсолют» батырга көрәшүче егетләргә үзенең акчалата бүләкләрен куйды. Ә баш батыр булып аның үз улы Айрат Хәйруллин танылды. 1970-1980нче елларда көрәш мәйданында кайнаган танылган көрәшчебез Рәшит Хәсәнов барлык җиңүчеләрне, призерларны үзенең тал чыбыктан үргән әйберләр цехында җитештерелгән көнкүреш товарлары белән бүләкләде. Балтачтан Ф.Шәфигуллин, С.Мәгъсүмов, Яңгулдан А.Миннеханов, Р.Гарипов, Борнактан Р.Мөба-рәкшин кебек иганәчеләребезнең бүләкләренә Фирдүс Гарифуллин (Норма), Аяз Зиннәтуллин (Смәел), Ранил Исрафилов (Ор), Руфин Афанасьев (Чепья) кебек егетләребез лаек булды. Чемпионнарыбыз булып Эмиль Нәбиев (Яңгул, 29 кг.). Рәсүл Дәүләтшин (Куныр, 32 кг.), Руфил Хәбибуллин (Яңгул, 36 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор, 40 кг.), Ринас Шәрифуллин (Ор, 43 кг.), Илнар Саттаров (Куныр, 46 кг.), Артем Иванов (Чепья, 50 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 55 кг.), Илназ Минмуллин (Чепья, 60 кг.), Максим Максимов (Чепья, 65 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, 70 кг.), Рөстәм Рамазанов (Яңгул, авыр үлчәүдә) танылды. Бу егетләребезгә мәрхүмнең бертуганнары Илдар, Илһам әзерләгән медальләр тапшырылды. Илдар Рәфыйков исә федерациябезнең күкрәк билгесе белән бүләкләнде.


Яңгул мәдәният йортында Дамир Сафиуллин истәлегенә зурлар арасында оештырылган ярышларда келәм хуҗалары аеруча тарихка кереп калырлык итеп чыгыш ясадылар. 5 үлчәү авырлыгының 4сендә аларның егетләре чемпион булып танылды, берсендә исә икенче урын яуладылар. Анысында да 85 килограмм үлчәү авырлыгында Ринат Хәйретдинов булмаса, Руслан Рәфыйков беренче урынга чыккан булыр иде. Көрәш тарихында мондый күрсәткечкә минем әле беренче юлыгуым. Тукай исемендәге хуҗалык командасының икенче урынга, «Татарстан» җәмгыяте командасының өченче урынга чыгуы да күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Кыскасы, чын көрәш булды. Бездә традиция буенча бер бәйге дә махсус бүләкләрдән башка узмый. Бу турнир да андый бүләкләргә бай булды. Васыйл Зариповның бүләген көчле алкышлар астында Илдар Рәфыйковка тапшырдылар. Яңгул җирлеге башлыгы Ринат Гарипов үз бүләкләрен Борнактан 15 яшьлек Илнар Муллахмәтовка һәм Яңгулдан 64 яшьлек Нәкыйп Мөхәммәтгалиевка бирергә карар кылды. Борнактан танылган көрәшчебез Наил Нургалиев бүләген мәрхүмнең тормыш иптәше Әлфиягә тапшырды. Танылган көрәшченең уллары Рамил һәм Ранил дә буш килмәгәннәр иде. Ул бүләкләргә ярышларыбызда озак еллар секретарьлек эшен алып баручылар - Фәнзилә Камалова һәм Нурзада Сәмигуллин лаек булдылар. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев үзенең олы рәхмәтен җиткереп, Мәгъсүм Равиловичка һәм Ранил Дамировичка федерациябез күкрәк билгеләрен тапшырды.

Менә алар бу турнирның җиңүчеләре:
65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: 1. Ирек Әхмәтханов - («Яңа тормыш»). 2. Нурфат Шәфигуллин («Маяк»). 3. Булат Галиев (Тукай исем. хуҗалык).
75 килограммга кадәр: 1. Раил Сираҗиев («Яңа тормыш»). 2. Рафаэль Вафин (Тимирязев исем. хуҗалык). 3. Фәнзил Шакиров («Арбор»).
85 килограммга кадәр: 1. Ринат Хәйретдинов («Арбор»). 2. Руслан Рәфыйков («Яңа тормыш»). 3. Салават Әсхадуллин («Арбор»).
100 килограммга кадәр: 1. Ранил Сафиуллин («Яңа тормыш»). 2. Айрат Апанов («Татарстан»). 3. Наил Нургалиев («Борнак»).
100 килограммнан югары үлчәүдә: 1. Динар Фатыйхов («Яңа тормыш»). 2. Айдар Апанов («Татарстан»). 3. Илдар Рәфыйков (Тукай исем. хуҗ.).
Рәсемдә: Дамир Сафиуллин истәлегенә үткән көрәш ярышы җиңүчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250