Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бердәмлек җитми

Балтач бистәсендә яшәүче һәм биредә эшләүче 1000нән артык райондашыбыз «Милләтләр кроссы - 2013» чарасында катнашты.

Барлык шартлар тудырылса да, чарада бердәмлек җитмәве кәефне кырды. Хәтта табигать тә бу көнне халык өчен көнен жәлләмәде, иртән яңгыр сибәләп торса да, нәкъ менә чара вакытында көн ачылып китте. Табигать белән хозурланып, үзе теләп чарага чыккан халык бик күпне отты: рәхәтләнеп ял да итте, сәламәтлеген дә ныгытты.


Бәйрәм җыр-моң белән башланып, йөгерешкә әзерлек күнегүләре белән дәвам итте. Иң элек старт 50 яшьтән узганнарга бирелде. Бу категориядә район башкарма комитетыннан Әнисә Закирова һәм «Балтач газы» идарәсеннән Рафаэль Хәкимов иң җитезләре булып чыктылар. Икенче булып җитәкчеләр кузгалды. Чепья кулланучылар җәмгыятеннән Васил Шәйхетдинов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова финиш сызыгына беренче булып керделәр.

Аннан соң 18 яшьтән һәм 30 яшьтән соңгылар старт алды. Алена Петрова, Алсу Нигъмәтҗанова, Роман Никитин, Михаил Павлов тиешле дистанцияне «кисмичә», намус белән йөгереп үтеп беренче килделәр. Җиңүчеләр диплом һәм кубоклар белән бүләкләнде. Шулай ук чараның иң матур мизгеле ул мөгаен Балтач данын илкүләм таныткан кул көрәше чемпионы Әлфия Зиятдинованы күркәм юбилее белән котлау булгандыр.

Менә шулай быелгы кросс та узып китте. Җиңүчеләр рәтенең яңа спортчылар белән тулылануы күңелне күтәрсә дә, бердәмлекнең җитенкерәмәве, коллективларның чарада тулы составта катнашмавы авыр тойгылыр калдырды. Икенче елга бу хаталар кабатланмас, җитәкчеләр дә моңа игътибарны арттырыр, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250