Хезмәт

Бертуган Әхмәдиевлар призына булган көрәштә җиӊүче команда билгеле

Шимбә көнне традицион рәвештә 2 дистә елга якын уздырылып килүче бертуган Әхмәдивлар призына татарча көрәш ярышлары тәмамланды.

16 команда һәм 94 яшь көрәшче катнашкан бу мәртәбәле ярыш быел да үз югарылыгында узды. Хәтта ярышларныӊ баш батыры өчен дә бил алышу булды.
Командалар арасында беренче урынны Яӊгул командасы (Әхмәдиевларныӊ туган авылы, якташлары) яулады. Бу ярышлар тарихында беренче тапкыр икенче урында - Смәел командасы, өченчедә Чепья командасы. Җиӊүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: