Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бездә бәйрәм

Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Яңгул төбәгендә татарча көрәш тренеры булып эшләүче, үзенең көрәшчеләре белән бөтен республикага мәгълүм Ранил Габдрахманов гаиләсендә зур шатлык: 1 ноябрь көнне Балтач район хастаханәсендә аларның 2 килограмм 800 граммлы сабые дөньяга аваз салды.

Яшь булуына карамастан, Ранил районыбызның, республикабызның татар милли көрәше тарихында үзе турында бары тик матур юллар гына калдырды. (Калдырды дип, шуңа әйтүем, сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, көрәш аренасыннан китте. Н.С.). Ул балалар арасында «Яшь ленинчы», яшүсмерләр арасында «Татарстан яшьләре», зурлар арасында «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйре Муса Җәлил истәлегенә ярышларның, Татарстан чемпионатларының берничә мәртәбә җиңүчесе, билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты призеры. Шушы олы җиңүләр аңа Татарстанның атказанган, Россиянең билбау көрәше буенча спорт остасы исемнәрен китерде. Ел башында - 14 гыйнвар көнне Ранилебез әти-әниләре чыгышлары белән Яңгулныкы булган Чаллы кызы Диләрәне үзенә яр иткән иде. Ранилнең «бабасы» Рәшит Хәсәнов үзе дә көрәшчеләр нәселеннән, 70-80 елларның танылган көрәшчесе. Күптән түгел Ранил белән Диләрә шаулатып бәби туе уздырдылар, сабыйларына Сылу дип исем куштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250