Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең Якуб Рәсәйдә таныла (+фото)

16-19 ноябрь көннәрендә  Сочи шәһәренең “Айсберг” сараенда сигезенче җәйге спартакиада үтте

Биредә 67 төбәктән 953 спортчы катнашты, шул исәптән Тататрстаннан да. Тататрстанның биш кешелек  команда составында Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Якуб Зарипов та катнашты.Ярышлар алты спорт төрен  – айкидо, всестилевое каратэ, киокусинкай, мас-реслинг, тайский бокс, ушуны  үз эченә алган иде.

Безнең  Якуб всестилевое каратэ номинациясендә көч сынашты. Үз үлчәү авырлыгында Балтач егете икенче призлы урын яулады,  кубок, медаль һәм Россия спорт министрлыгының мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Ярышлардан бушаган арада Якуб тренеры  Альберт Бәзәгетдинов белән Россия каратэ - киокусинкай легендасы, кикбоксер Лечи Курбанов белән очрашты һәм истәлек өчен фотога төште.

Горурланабыз синең белән Якуб, киләчәктә дә зур уңышлар насыйп булсын үзеңә. Әлбәттә, бу олуг җиңүләр тренерлар Альберт Бәзәгетдинов белән Рифат Зариповның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе, дип хәбәр итә үз хәбәрчебез Ринат Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ