Хезмәт

Безнекеләр сынатмады

Казанда полицейскийларның хезмәтләре буенча җәйге Республика спорт ярышлары булып үтте.

Безнең эчке эшләр бүлегеннән барган команда матур нәтиҗәләр күрсәтеп, район данын тагын бер күтәреп кайттылар. Шәһәр районнары бүлекләреннән генә калышып, двоеборьеда һәм мылтыктан атып, каршылыклар аша үтүдә - икенче, эстафета ярышларында өченче урыннарны алдылар.
Команда составындагы Фаил Мөхәммәтшин, Әхмәт Нәбиуллин, Рамил Бәдретдинов, Айрат Садыйков, Ләйсән Сәләховага бу җиңүләре өчен район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов олы рәхмәтен җиткерде.
Фәрит ГАЛИМУЛЛИН
бүлек җитәкчесе урынбасары
Фото: http://123ru.net/abakan/2014-06-30/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: