Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Безнең төп максат – балаларның сәламәт һәм тәрбияле булуы»

Фәнил Ибраһимов 1994 елдан бирле Түбән Кенә мәктәбендә физик тәрбия бирә

Исем: «Безнең төп максат – балаларның сәламәт һәм тәрбияле булуы”

Исем асты: Фәнил Ибраһимов 1994 елдан бирле Түбән Кенә  мәктәбендә физик тәрбия бирә

автор: Зөлфия Шакирова

Түбән Кенә авылы егете Фәнил Фаил улы укытучы гаиләсендә үсә, әнисе Розалия ханым мөгаллимә, ике апасы тәрбиячеләр, үзе дә урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында югары белем ала һәм туган мәктәбендә эшли башлый. Укыганда ук спортны бик ярата.

– Ул чакта иске мәктәп, спортзал урыны бер сыйныф бүлмәсе генә иде, – дип искә ала ул мәктәп елларын.– Физкультурадан Рифат Мостафин укытты, таләпчән, кешелекле, гадел укытучы булып күңелемә кереп калды. Әлеге һөнәрне сайлавымда аңа ошарга тырышу да бар. Аннан соң көрәш секцияләре үткәрәләр иде,  тәнне яздыру-җылыту өчен (разминка)  Таузар авылына кадәр йөгертүләре әле дә хәтердә. Урамда туп тибәргә, хоккей уйнарга ярата идек, 40 градуслы кышкы суыкта мәктәпкә китертмәделәр. Ә без малайлар бозга чыгып хоккей суктык, шәфкать туташының өйгә кайтырга кушып куып йөргәне истә калган.

Фәнил Ибраһимов эшли башлап ике ел үтүгә, ул оештырган  волейбол командалары ярышларда нәтиҗәле уеннар күрсәтә. 1997 елда  10-11 сыйныф малайларыннан торган команда район мәктәпләре арасында өченче урын алды. Юкса, әле ул елларда барлык спорт төре буенча да махсуслашырга, барлык төр ярышларга да йөрергә кирәк.Туризм буенча да уңышларын яшерми мөгаллим. Әмма эшкә килгәч тә малайлар белән бергә уйный-уйный серләренә төшенгән волейбол аның тормышында аерым урын алып тора. Укытучы фикеренчә, волейбол уйнарга өйрәнү  җиңел түгел, ул иң авыр спорт төрләренең берсе. Монда бармаклар ныклыгы, яхшы хәзерлек,  һавадагы туп белән идарә итә белү кирәк. Ничек кенә булмасын, хәзерге вакытта Түбән Кенә тугызьеллык мәктәбендә волейбол уйнап карамаган бер генә бала да юктыр. Бер-берсеннән күреп, өйрәнеп, мавыгып китәләр дә, командаларда шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешәләр. Фәнил Фаиловичның мәктәптә төрле яшьтәге балалардан торган тугыз волейбол командасы бар, 5се – кызлардан, 4се егетләрдән гыйбарәт. Статистика буенча карасак, җиңүләргә күбрәк кызлар командасы белән ирешелгән, ди ул. Кайсы гына команданы алма, барысы да җиңүгә ирешкән, берничә ел рәттән яуланган җиңүләре дә бар. Шулай да кызлар соңгы ике ел рәттән район мәктәпләре арасындагы волейбол  лигасында беренче урынны алдылар, агымдагы уку елында төньяк районнар арасында узган зона ярышында  өченчелекне яуладылар. Бу урында Фәнил әфәнде 2002 елда авыл һәм шәһәр командалары белән дә уйнап, республикада 1 урын алуларын  искә алды, бу шатлыклы вакыйганы һич кенә дә оныту мөмкин түгел, ди ул.

Мәктәп, авыл җитәкчелеге тарафыннан ярдәм тоеп эшләү даими җиңүләргә этәрә дә инде. Бу җәйдә авыл җирлегендә волейбол мәйданчыгы ачканнар. «Ялагайланырга гомумән яратмыйм, әмма нинди генә ярышка барсак та, мәктәп җитәкчелегенең безгә һәрчак теләктәш булулын әйтми кала алмыйм. «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдинов та волейбол спортын үстерүгә ярдәм итә, туплар, сеткалар алып бирде, ярышларга барганда иганә ярдәме күрсәтә», – ди  Фәнил әфәнде.

Көчле команда китә тора, тугызьеллык мәктәп булгач тагын да иртә китәләр. Укытучыга да, уенчы егетләргә дә аерылышу җиңел түгел, ни генә дисәң дә, командада алар бер-берсенә терәк, таяныч. Яңа алмаш килүе укытучының боек күңелен күпмедер күтәреп җибәрә. Яңа баштан әзерлекләр, һәм бер елдан яңа җиңүләр килә башлый. Тренировкаларга даими йөреп, ныгытып шөгыльләнсәң, волейбол командасы бер елдан үз нәтиҗәсен күрсәтә башлый дип саный укытучы. Һәрхәлдә биредә шулай.  Ничек тә яулаган үрләрне сакларга кирәк. Шулай да Фәнил Ибраһимов физкультура укытучысының төп максаты, иң беренче чиратта,  балаларның сәламәт һәм тәрбияле булуларында, безгә шулай дип карасыннар иде, унике саннары су-сәламәт булып, ныгыса, көндәлек вакытларын дөрес итеп бүлә белергә өйрәнсәләр без бик шат, ди. 9,10 сыйныфта балаларның имтиханнарга карата булган таләпләре, артык җаваплылык аны бик борчый. Тагын бер мәсьәлә уйландыра –  бала саны кимүе, узган ел ул эшләгән мәктәптә 70 бала укыса, быел 68гә калган.

Үрнәк гаилә башлыгының үзенең өч баласы да олы тормыш юлына аяк баскан, олы кыз Айгөл юридик белем алып, Казанда Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли, икенчесе Сөмбел КНИТУны тәмамлап, магистратурада белем ала, уллары Гадел КАИның беренче курсын тәмамлаган, самолет двигательләре ясау буенча инженер булачак икән. Балалары спортка бик мөкиббән, төрле ярышларда әле дә булса актив катнашалар, җиңүләргә ирешәләр. Әти-әниләренең ныклы таянычлары, киңәшчеләре. Фәнил Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлчәчәк тә укытучы, тормышта да, эштә дә бер-берсенә ышанычлы иптәш алар.

Гаиләмне мин бик яратам, – диде Фәнил әфәнде әңгәмәбез азагында. –  Гаиләм белән чиксез горурланам. Аннан бик зур рәхмәт әйтәсем килә Сосна урта мәктәбенең элеккеге физкультура укытучысы, остазым Фәнил абый Габдрахмановка, фикердәшчем, ярдәмчем, чын дустым ул минем!

 Алга таба да һәр өлкәдә  шулай горурланып эшләргә, яшәргә язсын сезгә, Чын остаз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт