Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бик матур көрәш булды

Матур традициябез дәвам итә. Замананың нинди генә авыр вакытлары булмасын, хуҗалыкны нинди генә җитәкчеләр җитәкләмәсен, Тимирязев исемендәге хуҗалык призына татарча көрәш ярышлары сүнмәде, киресенчә географиясен елдан-ел киңәйтеп, көрәш доньясында үз позициясен ныгыта гына бара.

Инде менә ХХ гасырның 90 нчы елларында әтисе Сәйдәш Мәгъсүм улы Исрафилов башлаган матур традицияне улы Булат дәвам итә.

Ярышлар алдыннан гына татарча көрәшнең районыбызда торышы турында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, татарча көрәшкә катнашы булган кешеләр катнашында зур сөйләшү булып узган иде. Шуңадырмы, быелгы ярышлар миңа республика ярышын хәтерләтте.
20 командадан 121 көрәшче 8 үлчәү авырлыгында үз араларында иң көчлеләрне ачыклап, хуҗалыкның команда өчен 100 килограммнан артык булган тәкә өчен көрәшләр бик кискен барды. Гомүмән , "Балтач" универсаль спорт залы көне буе гөжләп торды. Районыбыз көрәше дә матур гына үзгәрешләр кичерә, дип әйтәсе килә. Узган ел бу ярышларда 18 команда булып, 101 көрәшче бил алышкан булган. "Активист", "Яңа тормыш", "Кызыл юл" хуҗалыклары җитәкчеләре командаларын аерым спорт формасына киендергәннәр. Санап карагач, бер Шеңшеңәр җирлегеннән генә җыйналган 14 көрәшченең Субаш, Смәел , "Маяк" командалары өчен чыгыш ясаулары ачыкланды.
Җирлек башлыгы Раузит Галиевның яшь вакытларын искә төшереп, үзенең дә келәмгә чыгуы бигрәк тә матур күренеш, билгеле. Аннары район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакировның ярышларны зурлап, көне буе диярлек тамаша кылуы, ачылу, ябылу тантанасында аның урынбасары Илһам Гайнетдиновның да булуы үзе күп нәрсәне сөйли кебек. Шул ук вакытта Куныр, Сосна егетләренең үлчәнеп тә келәмгә чыкмаулары миңа аларның "тамга" өчен генә килүләрен хәтерләтте. Әнә шулай үлчәнеп келәмгә чыкмаулары белән алар үзләренең секретариатка күпме мәшәкать тудыруларын күз алдына китермиләр шул. Буш вакытларымда тамашачылар фикерен дә тыңларга туры килде.
Берәүләр көрәшчеләрнең күплеге белән горурланса, икенчеләр исә әнә шул "тамга" өчен генә килүчеләрне сүкте, өченчеләре тамашачыларның һаман да азлыгыннан зарландылар. Ярышларны әле генә Яңгулда узган ярышлар белән чагыштыручылар да булды. "Ул сан өчен урамнан җыеп алып килгән "капчыкларны" гомүмән, ярышка кертмәскә кирәк" дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде безгә, бу көнне. Шулаен-шулай да, аларда да көрәшебезгә карата бераз мәхәббәт уянып китмәсме икән, дип тә уйлыйбыз инде. Инде менә 2 ел безнең өчен бил алышучы Апас егете Фердинанд Вәлиевны эстрада йолдызы "Салават" белән тиңләүчеләр дә булды. Матур көрәшә шул.
Яшьләр арасында Россия чемпионы Илдан Әхмәтхановның Дамир Ишморатовка отылуы бер мәлгә бар залны дер селкетте. Яңгуллылар кәнагәтьсезлек белдереп йөреп тә караганнар иде, барып чыкмады, судьялар үз фикерләрендә калдылар. Соңгы вакытта ныклы шөгыльләнүе ярдәм итте ахырысы, Дамирга. Иң куандырганы, билгеле, ярышларның бернинди имгәнүләрсез узуы булды. Кубок белән тәкәне янә яңгуллылар үзләренә алып киттеләр. Икенче урынга келәм хуҗалары лаек булса, өченчдә арборлылар.
Шәхси беренчелектәге җиңүчеләр белән таныш булыгыз: 60 килограммга кадәр- 1.Дамир Ишморатов/"Сорнай"/.2.Булат Һадиев/"Арбор"/.3. Айрат Габидуллин/"Игенче"/. 65 килограммга кадәр: 1. Илназ Миңмуллин/"Труд"/ 2.Рамил Хөснетдинов/Тимирязев исем.хуҗ./ 3.Ильмир Габбасов/Тукай исем.хуҗ./. 70 килограммга кадәр: 1.Фәнзил Шакиров/"Арбор"/ 2. Ирек Әхмәтханов/"Борнак"/ 3.Илнар Муллахмәтов/"Борнак"/ 75 килограммга кадәр: 1.Айрат Хәйруллин/"Яңа тормыш"/ 2. Рушат Закиров/ 3.Рәлиф Галиев/Тукай исем.хуҗ./ 80 килограммга кадәр: 1.Рушан Зарипов/"Труд"/ 2.Илдар Зарипов/Тимирязев ис.хуҗ./ 3.Рөстәм Рамазанов/"Яңа тормыш"/ , 90 килограммга кадәр: Руслан Рәфыйков/"Яңа тормыш"/ 2.Рөстәм Гыйззәтуллин/"Маяк"/ 3.Айрат Апанов/"Татарстан"/ 100 килограммга кадәр: Илшат Хәйруллин/"Арбор"/ 2. Рамил Камалетдинов/"Яңа тормыш"/ 3.Илнар Габдрахманов/"Сосна"/ , 100 килограммнан югары үлчәүдә: 1.Фердинанд Вәлиев/"Яңа тормыш" 2. Илшат Гатауллин/"Татарстан"/ 3. Рифкәт Сәмигуллин/ Тукай исем.хуҗ./.

Киләсе атнада егетләребез Казанда Татарстан Чемпионатында бил алышачаклар.Уңышлар аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250