Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бүләкләнүләргә бай турнир

«Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узган 50нче татарча көрәш ярышлары быел истәлекле даталарга бик бай булды.

Әлмәт шәһәренең оешуына - 60, Татарстан нефте чыга башлауга 70 ел, газетаның 95 еллыгы. Юбилейлар һәм бүләкләнүләр елы булып кереп калды ул безнең күңелләребезгә. Районыбыз командасы әлеге ярышларда 13 урынны гына яуласа да, бүләкләнүчеләр арасында берничә якташыбызның булуы күңелләребезгә аерым бер дәрт өстәде. Ярышларның ачылу тантанасында Татарстанның милли көрәш федерациясе рәисе, Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдиновка Татарстанның атказанган тренеры, аның бертуган энесе Ринатка Татарстанның атказанган спорт остасы таныклыкларын тапшырды. Тагын бер якташыбыз - фәннәр кандидаты Марат Әхмәдиев республиканың иң яхшы тренеры, Балтач спорт мәктәбенең инструктор-методисты Нурзада Сәмигуллин республика регионнары журналистлары арасында иң яхшысы булып танылды. Афәрин, якташлар диясе генә кала.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250