Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бокс дөньясында

Районыбызда бокска нигез салган Уран Ишморатов истәлегенә үткән ярышлардан, хәл ясый егетләребез, остарып беттеләр хәзер, ярышлар нинди генә дәрәҗәдә үтсә дә сынатмыйлар дигән фикерләр белән кайттым.

Хәер, җиңәр өчен мөмкинлекләр дә бар шул. Сәләт һәм тырышлык, даими шөгыльләнү, ә иң мөһиме спорт сарае булу бокс сөючеләр өчен зур җиңүләргә юл ача. Март башында районыбызда бокска нигез салган Уран Ишморатов истәлегенә үткән ярышлар исә моны тагын бер кат раслады.
Тренерлар Рашит Тимербаев, Илшат Галимҗанов, Рамил Нургалиев һәм Фаил Фәсыйховлар һәр ярышны тәүгесе кебек көтеп ала һәм һәрберсендә ярышлар ни рәвешле үтәр, максатлар акланырмы, имгәнүләр булмасмы дигән сораулар тынгы бирми. Аңлашыла да, җаны-тәне белән балаларны бокс серләренә төшендерүче остазлар өчен бу борчылулар табигый күренеш.
Ярышлар ике көн дәвам итте. Күрше-тирә районнардан тыш, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәреннән дә үз көчләрен сынарга килгән спортчылар бар иде. Җәй көне Казанда үтәсе Универсиада алдыннан көчләрне тагын бер сынау, башка боксчыларның алымнары белән танышу һәр катнашучы өчен бик урынлы булды. Хөкемдарларның кисәтүе, я булмаса очко бирүе, җанатарларның рухландыруы - һәммәсе дә боксчы егетләргә көч-куәт өстәде. Якыннарына көч биреп торырга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Җирле җитәкчеләр дә ярышларга битараф калмаган. Иганәчеләрнең дә елдан-ел артуы сокландыра. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның боксны үстерүдә, популярлаштыруда теләктәшлек белдерүенә дә тренерлар бик рәхмәтле.
Зур түземсезлек белән көткән нәтиҗәләр билгеле. Призлы урыннарның күпчелеге балтач-лыларда. Ә менә Айзат Мөхәммәдиевка аерым тукталасым килә. Чөнки Айзатыбыз матур күрсәткечләргә ирешеп, апрель аенда Татарстан күләмендә үтәсе бокс ярышларына чакыру алды. Әгәр анда да җиңү яуласа, аны Рәсәй күләмендәге ярышлар көтә.


Рәсемдә: ярыштан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250