Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Борнак иле – бердәм ил (фото)

Балтач районыныӊ Борнак авылы турында сүз кузгатканда бу авылныӊ һәрчак бердәм булуы искә төшә. Элегрәк бйрәмнәр үткәрү вакытында авыл клубы кичләрен гөрләп торса, бүген аныӊ яны көндезләрен дә халыкны үзенә тартып тора.

Авылда уртасында бортлары белән шугалак төзелгәч, кемнәрдер, анда шуарга кеше булырмы икән, дип уйлагандыр. Рәхмәт яугыры, шугалакныӊ бер көн дә буш торганы юк. Бу бәйрәмнәрдә авыл халкы бер булып шугалаккка җыйналды, зур булмаган авылдан 4 команда төзелгән. Алар үзара уйнап, иӊ көчлеләрне ачыкладылар. Бу зур бәйге барышында күӊелле музыка, җыр өзелеп тормады.
Иртә баштан шәхси эшмәкәр Фәрит Әхкямовка да эш җитәрлек булды. Күмәк хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов күрсәтмәсе нигезендә хоккей уйнаган уенчы, хоккей тамашасын карарга килгән һәрбер җанатар тәмле пылау, шашлык белән бушка сыйланды. Авыл җирлеге башлыгыныӊ форма киеп, команда өчен уйнавы да һәркем өчен хуш килгәндер.
Әле 22 февраль көнне, Шушмада, шушы авыл балыкчылары көнен үткәрүне дә планнаштырып торалар. Ничек кенә булмасын, бу бәйрәмнәрдә Борнак иле халкы үзенеӊ бердәм икәнлеген тагы бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250