Борнакның иң күп балык тотучысы Рәмзил Габдрахманов (+фоторепортаж)
23 февраль көнне Шамил абый Муллахмәтов истәлегенә гөрләтеп балык тоту ярышы узды.
- Иң яшь балыкчы - Рөстәм Рамазанов;
- Иң өлкән балыкчы - Реваль Нургалиев;
- Иң беренче балык тотучы - Рафил Габделхаков;
- Иң ахыргы балык тотучы - Айрат Фәйзрахманов;
- Иң зур балык тотучы һәм иң күп (кг) балык тотучы - Рәмзил Габдрахманов булдылар. Афәрин, егетләр!!!
Бу ярышның иганәчеләре - Муллахмәтовлар гаиләсенә, шулай ук оештырырга булышкан, бәйгене үткәрү мәйданчыгын трактор белән кардан чистартырга ярдәм иткән егетләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Ярыш чыннан да бик күңелле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев