Хезмәт

Борзенков кебекләр сирәк

Табигать җанлана башлауга ук Казан авиация спорт мәктәбенең Балтач практик күнегүләр үтү аэродромы кышкы йокысыннан уяна. Авиация хезмәткәрләре янәдән самолетлар янында кайнаша, очучы-спортчылар, инструкторлар кабаттан һавага күтәрелә. Казан каласыннан, үз эшенең чын фанаты Сергей Борзенков та бирегә очып диярлек кайта. Кем ул Сергей Борзенков? Очучыдыр инде диярсез. Аның кебекләргә алай...

Сергей Юрьевич Борзенков - Казан егете. Шунда үскән, шунда укыган. Казан, авиация институтын тәмамлаган, шунда эшләгән. Хәзерге вакытта башкаланың «В.П.Чкалов исемендәге балалар техник иҗат» үзәге директоры. Әлеге үзәкнең ачылганына 25 ел. Биредә 13 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Үзәк эшчәнлегенең максаты - очучы дигән һөнәр белән якыннан танышу, аэродинамиканы, самолетларның төзелешен өйрәнү, һава киңлекләрен, очыш кагыйдәләренә төшенү, кулдан җиңел самолетлар ясауда катнашу. Боларның барысы да уку елы дәверендә башкарыла, җәй җиткәч балалар белемнәрен практик рәвештә сынап карый. Бу уңайдан үзәк тарафыннан «Пилот-конструктор» дигән клуб оештырыла һәм алар, үзләре әйтмешли, гаҗәеп тә гүзәл Балтач ягына шөгыльләнергә килә. Антон, Дима, Рөстәм, Данил (клубка балалар группасы чиратлашып килә) - дүртесе дә Казан егетләре, югары сыйныф укучылары. «Артык бала алырга тырышмыйм», - ди әлеге клубның җитәкчесе Сергей Борзенков. - Күп булсалар, һәрберсе белән дә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләр алып бару мөмкин булмаячак. Ә минем эшемнең максаты - авиация белән кызыксынучы балага белемне тиешенчә үзләштерергә ярдәм итү, алга таба һөнәр сайлауга стимул тудыру һәм шушы хоббига нигезләнеп тәрбия бирү. Әлбәттә, җаваплылык хисе зур, әти-әниләр балаларын миңа ышанып тапшырганнар икән, мин аларның иминлеге, сәламәтлеге өчен генә түгел, тормыш-көнкүреше өчен дә җаваплы. Әлегә тфү-тфү, күңелсезлекләргә юлыккан булмады, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, сакланып кына эш итәбез». Бу клубның эшчәнлегеннән кала финанслау ягын Сергей Юрьевич үз кесәсеннән башкара. Тукландыру мәсьәләсен генә әти-әниләр белән хәл итәләр. Очышлар өчен сарыф ителгән ягулык та үз кесәсеннән. Бирегә егетләрне Казаннан кадәр шәхси машинасында алып килә. Егетләр аэродромда махсус бүлмәләрдә тора, ашханәдә туклана. 5-6 ел инде монда киләбез, бик ошый, табигать шундый матур, Каракүл өсләреннән очабыз, биеклектән караганда Балтачның гүзәллегенә таң калырлык, диләр. Җиләк җыючылар гына комачаулый икән, планер белән төшкәндә өсләренә төшә күрмик дип, планлаштырган җиргә төшмичә, маршрутны үзгәртергә туры килә. Егетләргә биредә бик ошый. Директорны да үз туганнарыдай якын күрәләр. Таләпчән булса да, гадел, кешелекле ул, диләр. Бишенче ел рәттән киләләр икән инде безнең аэродромга. Кыш буе, кайчан җәй җитәр инде, Балтачка очар идек, дип ашкыналар. Улларының ышанычлы кулларда булуына әти-әниләр дә инанган. Узган ел шул балалар белән бергә Әлфинә Әзгамованың җырына клип төшергәннәр. «Шул клипны караганда мине һәм туган ягыгызның табигатен таныма-гансыздыр әле», дип шаярта Сергей Юрьевич үзе.
Сергей Юрьевич авиация өлкәсендә 40 елдан артык гомерен багышлаган кеше. «Мин өйрәткән балаларның 30 проценты очучы һөнәрен сайлап, авиация өлкәсендә эшләп, зур уңышларга ирештеләр. Балалар үзәге Рәсәй, Татарстанкүләм бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яулады», ди ул. Ә болай үзәк аркылы 200генә бала узгандыр. «Чын мәгънәсендә эшенең фанаты», ди аның хакында аэродромда эшләүче Расим Даутов. - Авиация өчен, балалар өчен җан атып йөрүче. Кем хәзер үз хисабыннан шушындый игелекле, изге эшләр башкарып йөри, үз баласы түгел, югыйсә! Илгә эшче көчләр, инженер-техниклар кирәк заманда Сергей Борзенков кебек энтузиастлар бик кирәк тә, ләкин алар бик сирәк шул. Бай баласы дигәннән, Сергейнең әнисе татар, Тәтештән - Софья Насретдиновна. Сергей үзе дә татарча күпмедер дәрәҗәдә аңлый. Урта хәлле гаиләдән. Улы Сережа самолетлар белән җенләнә башлагач, үзе ясаган самолетка мотор алып куйсын өчен, саклап тоткан бөтен алтын-көмешен сатып, улына очкычны һавага менгерергә булышкан. 2003нче елда улының очышларын карарга безнең аэродромга килә. Һәм бу аның тәүге һәм соңгы килүе була. Чөнки 78 яшендә гүр иясе була. Кайсы ана менә шушылай, бар булганыннан колак кагып, баласына булыша ала, дип соклану катыш гаҗәпләнүен яшерми Расим абый. «Только настоящая Мать» ди Сергей. Һәм аның тавышында әнисен сагыну, юксыну тойгылары чагылып китә. Сергей Юрьевичның хәзер бар белгәне балалар, самолет һәм очсыз-кырыйсыз күк... Гаиләсе дә, тормышы да шушы. Моңа һич кенә дә үкенми, горурлана гына. Әйе, кем дә булса энтузиастлар эшен башкарырга тиеш, ләбаса.

Рәсемдә (сулдан уңга): Расим Даутов, Сергей Борзенков һәм Рөстәм, Данил, Дима, Антон. Сергей Юрьевич яшь очучыларны «кочагына сыендырган» аэродром җитәкчесе Радик Хәлиуллинга бик рәхмәтле. Мондый мөмкинлек бирелгәнче алар аэродромнан читтә - палаткаларда яшәгән.

Реклама


Рәсемдә: С. Борзенков үзе җыеп-ясап чыккан самолет янәшәсендә. Быел ул аны күккә алып менәргә җыена. Сергей Юрьевичның балалар белән эшләвенә сокланып, бер Мәскәү бае өр-яңа очкыч бүләк иткән. Ул да биредә - аэродром ангарында тора.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: