Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бозлар кызды

8нче март көнне Смәел авылында традицион рәвештә ветераннар арасында район беренчелегенә хоккей уеннарының финал өлеше булып узды.

Биредә 3 команда көч сынашты. Ярышта Смәелдән «Зифа» - беренче, Бөрбаш командасы - икенче, Чепьядан «Вираж» командасы өченче урыннарны алды. Күчмә кубогыбыз бөрбашлылардан Смәелгә кайтуы белән дә истәлекле булды. Беренчелекне алган һәр уенчы - алтын, икенче урындагылар - көмеш, өченчеләре исә бронза медальләр белән бүләкләнде. Уенчылар арасында «Иң көчле һөҗүмче» - Бөрбаш командасыннан Радик Мансуров, «Иң көчле сакчы» - «Зифа»дан Фәнис Әхмәдиев, «Иң көчле капкачы» исеменә «Вираж» командасыннан Инсаф Сабиров лаек булды. «Иң өлкән уенчы» булып «Вираж» командасыннан 55 яшьлек Борис Караваев танылды. Иң актив 4 җанатарга да бүләкләр тапшырылды. Турнирларны оештыруда Смәел авыл җирлеге эшмәкәрләренең гаять зур тырышлыгы керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250