Бозларны юкарттык
Әй, уйнап та карадылар соң укучыларыбыз хоккейны каникул көннәрендә.
Инде совет заманыннан килә торган традицион «Алтын алка» клубы призына дип оештырыла торган ярышлар кысасында узучы уеннарны 4 гыйнвар көнендә 1998-1999, 2000-2001нче елгы балаларыбыз башлап җибәрде. Беренче көнне Чепья, Норма, Карадуган бозларында узган ярышларда 12 мәктәптән 18 команда көч сынашты. Икенче көнне исә, Нормада җиңүчеләр ачыкланды. 1998-1999нчы елгылар арасында Карадуган, Субаш, Чепья мәктәпләре уенчылары җиңүче булды. 2000-2001нче елгылар арасында җиңү бәхете Карадуган, Шубан, Салавыч балаларына тәтеде. 8нче гыйнварда Бөрбашта 2002-2003нче елгылар үз араларында иң көчлелә-рне ачыкладылар. Бу ярышларда көч сынашкан 9 команда арасында Балтач, Карадуган, Сосна мәктәпләре уенчыларына тиңнәр булмады. 10 гыйнвар көнне Чепья бозында 1996- 1998нче елларда туган кыз балалар уйнады. Иң оста уенчылар Түнтәрдә икән. Алар Чепья, Шеңшеңәр кызларын тар-мар китереп беренчелекне яулады. Икенче урында Чепья, өченче урында Шеңшеңәр кызлары. Уеннарыбыз әле башланып кына килә. Алда безне иганәчеләребез көче белән узучы бихисап ярышлар көтә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 21:21Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.1401
-
1 март 2021 - 20:11Балтач картчылары беренчелекне бирмәде Картинг спорт төре соңгы елларда бик популярлашып бара. Мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп алалар, аларга ныклап әзерләнәләр.6000
-
1 март 2021 - 18:46Игътибар! Бәйге! Бәйрәм кысаларында мәктәп укучылары арасында "Кулланучылар хокукларын яклау һәм мин " дигән темага рәсем конкурсы игълан ителә.6000
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.24500
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".119802
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.66201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика