Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөрбаш даны кире кайта....

Елның-елында Бөрбашка мәрхүм көрәшче РСФСРның спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә уздырылучы татарча көрәш ярышларына мин ниндидер бер яңалык күрергә дип барам.

Җиденче мәртәбә оештырылучы быелгы ярышлар да аерым бер үзенчәлеге белән һәрберебезнең күңеленә кереп калыр ,минемчә. Ә үзенчәлеге шунда: бертуган Шакировлар үзләре ярышларны оештырдылар, үзләре көрәштеләр, үзләре җырладылар.Төгәлрәк әйтсәк, бертуган Дамир, Рафаэль, Наил, Сәет Шакировлар, мәрхүмнең тормыш иптәше Фирдания, кызы Гөлнара, кияүләре Робинзон Майсурадзе ярышларның төп иганәчеләре,оештыручылары булса, Наил абыйның оныклары - 8 яшьлек Әмир бил алышып күпләрне сокландырса, Галиясе исә, үзенең матур җырлары белән көрәшчеләребезгә көч-дәрт биреп торды.
Гомумән, бу көн авыл өчен зур бәйрәмгә өверелде. Укучылар Әптек чишмәсе буенда шау килеп мәктәп күләм "Чана" көнен бәйрәм иттеләр. Рәхәтләнеп чана шудылар, шунда үзләре пешергән кайнар ризыклардан авыз иттеләр, үлән чәйләре эчтеләр, ярышларыбызны тамаша кылдылар. Гомумән , балалар тарафыннан зур түземсезлек белән көтеп алына торган ярышларга әверелде бу турнир. Бу турнирның тагын бер үзенчәлеге шунда, бер елны да кунаклардан башка узмый ул. Быелгы бәйгедә дә районыбыздан 1998-99 елгы һәм аннан соңгы елларда туган 80 балага Кукмарадан һәм Мамадыштан килгән 41 бала өстәлде. 33 бүләкнең 18-е Кукмарага һәм Мамадышка китте. Шул уңайдан минем Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гөбәйдуллинның фикерен тыңлыйсым килде.
"Бик яхшы. Ешрак чакырырга кирәк безгә аларны. Малайларыбыз район эчендә үз көндәшләрен инде күптән өйрәнеп беттеләр, шунлыктан республика ярышларына баргач, чит көндәшләреннән куркып калалар. Монда исә, аларга бер-берсен танырга да, бер-берсен өйрәнергә дә мөмкинлекләр туа" . Аның бу фикерен легендар көрәшчебез Фәрит Габделбәрович та хуплады. Аннары, мин бу ярышларны үзара бер аралашу, күрешү чарасы итеп тә күрәм. Менә бу юлы да күптәнге дусларым - Кукмарадан танылган тренер Нуретдин Зиятдинов, Мамадыштан спорт остасы Әлфәт Шәйдуллин килгәннәр иде. Рәхәтләнеп аралаштык, фикерләр алыштык. Бүләкләрнең муллыгы белән дә нык аерыла бу ярышлар. Берсеннән-берсе матур медальләр, өйдә көндәлек куллана торган кыйммәтле бүләкләр шуның өстенә 7-10 яшьлекләрнең көрәшен карасаң... Елый-елый көрәштеләр алар быел да. Шуңадыр да, Наил Нуриевич, 26 килограммда бил алышкан Әлфис Галимов, Әмир Шакиров (икесе дә Бөрбаштан), Идрис Мостафинга (Кукмарадан) аерым бүләкләрен әзерләп тә куйды. Кечкенә Әмиргә район көрәш федерацисенең махсус бүләге дә тапшырылды. Хөкемдарлар да бүләксез кайтып китмәде. "Безнең мондый хөрмәтне бер районда да күргәнебез юк, рәхмәт Сезгә",-диде юлга кузгалганда, Әлфәт дустым. Бу урында, "Бөрбаш" җәмгыте директоры Рафис Солтановка, авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимовка, мәктәп директоры Гүзәл Бариевага да рәхмәт сүзләрен җиткерү урынлы булыр. Аларның да зур тырышлыгы кергән иде ярышларга.
Инде җиңүчеләр белән дә таныш булыйк: Захир Сабирҗанов/Кукмара-26 кг./, Илгиз Галимов/Кукмара-32 кг/, Раил Хәбибрахманов/Мамадыш-36 кг./, Руфил Хәбибуллин/Яңгул-40 кг/, Айнур Галимҗанов/Кукмара-43 кг/, Рүзәл Фәхретдинов/ Бөрбаш-46 кг/,Рөстәм Ханов/Мамадыш-50 кг/, Ислам Галимов/Арбор-55 кг/, Айрат Габидуллин/Кенә-60 кг/, Илнар Муллахмәтов/Яңгул-70 кг/, Дмитрий Иванов/Кукмара-авыр үлчәүдә/.
Турнирның кубогы быел да яңгуллыларда калды. Икенче урында Норма көрәшчеләре, өченчедә келәм хуҗалары. Монысы исә, тренерыбыз Рәнис Фәхретдиновның көндәлек хезмәт җимеше дип бәяләргә кирәк.. Әкренләп Бөрбаш даны кире кайта бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250