Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөрбаш тагын шаулады...

Районыбызның Бөрбаш авылын, аның көрәшчеләре данын бөтен Россиягә таныткан, узган 20нче гасырның 70-80нче еллары легендар шәхесе, татар милли көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Фидәил Шакировны авылдашлары онытмый. Ел саен аның истәлегенә балалар арасында татарча көрәш ярышлары матур традициягә әверелде. Бу көн елның-елында бөрбашлылар өчен зур бәйрәмгә әверелә. Алар шушы ук...

Районыбызның Бөрбаш авылын, аның көрәшчеләре данын бөтен Россиягә таныткан, узган 20нче гасырның 70-80нче еллары легендар шәхесе, татар милли көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Фидәил Шакировны авылдашлары онытмый. Ел саен аның истәлегенә балалар арасында татарча көрәш ярышлары матур традициягә әверелде.
Бу көн елның-елында бөрбашлылар өчен зур бәйрәмгә әверелә. Алар шушы ук көнне Кышны да озаталар. Быел исә, шуның өстенә кошларны каршы алу уңаеннан, «Карга боткасы» ашауны да планлаштырып куйганнар. Быел гына үзенең киң ишекләрен ачкан яңа мәктәп бинасы тирәсе балаларның шат авазына күмелгән иде. Мәшһүр көрәшчебез исемен йөрткән авылның төп урамы авыл халкы белән шыгрым тулы иде. Аның бер почмагында зур казанда ботка кайнаса, икенче почмагында табаларда чыжлап коймак пеште, җиз самавырларда чәйләр кайнап торды. Гөрләп бер-бер артлы төрле ярышлар узып торды. Бу көнне районыбызга килгән бертөркем журналистларга, «ТНВ» телерадио компаниясе хезмәткәрләренә дә менә шушы матур бәйрәмнең шаһитлары булырга туры килде. «Һәр эшнең дәвамлысы хәерле була», дип әйтергә ярата безнең Балтач районы спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. Чыннан да шулай бит. Менә ничә еллар дәвамында инде мәрхүмнең бертуган абыйлары Дамир, Рафаэль, Наил, энесе Сәет, туганнары Илшат Шакиров, грузин кияүләре Робинзон Карлович Майсурадзе, «Бөрбаш» җәмгыяте рәисе Рафис Солтанов, мәктәп директоры Гүзәл Бариева шушы ярышларны оештырып, бермәлгә тынып калган авылга бәйрәм рухы биреп, күпләрнең күңелен кузгатып, районыбызның, ут күршеләребезнең күпме баласына шатлык өләшәләр. Менә бит, 1997 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында оештырылган быелгы ярышларга да районыбызның 13 мәктәбеннән һәм Кукмарадан 120 яшь көрәшче килгән иде. «Республикабызның татар көрәш федерациясе Бөрбаш җирлегенә кергән Алан авылында ачылган спортзалга бүләк иткән көрәш келәмен дә иң беренче булып шушы ярышларга җәеп карарга булдык», - диде шатлыгын эченә яшермәгән җирле үзидарә башлыгы Сәйдәш Хәкимов. Федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллинның үзен дә көткән идек. Республикабызда узачак Универсиадага татар көрәше ягыннан хәзерлек мәшәкатьләре белән йөргән олы кунагыбызга безгә кайту насыйп булмады. Алай да кунаклар аз булмады. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Зәкиев, район спорт бүлеге башлыгы Р.Заһидуллин, район көрәш федерациясе рәисе Ф.Әхмәдиев, район спорт мәктәбе директоры Э.Гарипов, мәгариф идарәсе башлыгы Г.Габдрахманова, мәрхүмнең барлык туганнары, дуслары. Ярышларыбыз да быел изге дога сүзләреннән башланып китте. Ни дисәң дә, Бөрбаш республикабыз дин әһелләренең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның туган авылы бит. Ул арада келәмдә ясле-бакчада тәрбияләнүче нәниләребез көрәш алымнарын күрсәтеп алырга да өлгерделәр. Шуннан соң ике келәмдә ярышлар башланып та китте. Ярышларыбызга Кукмарадан 20 егет көрәшергә килгән иде. Шуларның 11е призлы урынга керде. Бу малайларыбызга бер яктан зур сынау булса, икенче яктан безгә бераз уйланырга җирлек тә тудырды. Ну, малай, көрәшеп тә күрсәттеләр үзләре. Кыскасы, келәмнәрдән «утлар» чыгып торды. Бөрбаштан 3 егетебезнең призга керүе дә безнең өчен зур куаныч булды. Соңгы вакытта даими рәвештә яңа мәктәптә шөгыльләнә башлаган яшь көрәшчеләребезнең нәтиҗәсе дә әнә шулай күренә башлады. Шуңадырмы, махсус ике бүләкне дә үз егетләренә - Марат Исрафиловка, Хәниф Әхмәтҗановка бирергә булдылар. Әйткәнемчә, бүләкләргә бик бай бу турнир. Ярышны уздыруда катнашы булган бар кеше бүләкләнә монда. Шуңа да, бүләкләү тантанасы да бер сәгатькә сузылды. Тагын бер зур рәхмәт әйтеп, шушы ярышларны оештыруның башында торучы Наил Шакировка, авылдашлары - район спорт бүлеге башлыгы, Татарстанның спорт остасы Рөстәм Заһидуллинга федерациябезнең Күкрәк билгесен тапшырдык. Инде турнирның чемпионнары белән таныштырырга да вакыт җитте кебек. Менә алар: Илшат Гыйниятуллин (Кукмара, 26 кг.), Павел Филиппов (Кукмара, 32 кг.) Алмаз Гыйльметдинов (Арбор, 36 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор, 40 кг.), Владимир Васильев (Кукмара, 45 кг.), Ислам Галимов (Арбор, 50 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 55 кг.), Рамил Хәкимҗанов (Кукмара, 60 кг.), Илнар Муллахмәтов ( Яңгул, 65 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, 70 кг.), Нәфис Галиев (Кукмара, югары үлчәүдә). Кубок быел да хуҗасын үзгәртмәде, Яңгулга китте. Икенче урында - Чепья, өченчедә - Норма егетләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250