Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөрбашта Габдрәфыйк Фәйзрахманов призына шахмат ярышлары узды (фото).

Матур итеп каршылый беләләр кунакларны, Бөрбашта. Шуңадыр да нинди генә ярыш булмасын, күңел ашкынып кына тора бу якларга. Бу ялда да шулай булды.

Авылның мәдәният йортыннан музыка агыла, ә фойесы менә дигән итеп ярышлар уздыру өчен җиһазландырылган. Шат йөзле әби-бабайлар, балалар, кунаклар.. Соңгы вакытта безнең шахмат ярышлары әнә шундый зур тамашага әйләнеп бара. Балалар уйный, алар өчен әти-әниләре, әби-бабайлары җан ата.

Шахмат уеннарын гомерлек юлдашы итеп сайлаган Габдрәфыйк ага Фәйзрахманов призына узучы ярышлар быел да зур бәйрәм төсен алды. Үзе Соснада яшәсә дә ул бу ярышларны Бөрбашта уздыруны матур традициягә кертеп җибәрде. Беренчедән биредә яшь шахматчыларыбыз биһисап, икенчедән ут күршеләребез Саба, Кукмара спортчылары өчен дә бик кулай урын, өченчедән биредә юк кына чараны да зур итеп, матур итеп уздыра беләләр.
Быелгы ярышларыбызда матур гына башланып китте. Мәктәп директоры Гүзәл Бариева, район спорт мәктәбеннән Нурзада Сәмигуллин, иганәче Габдрәфыйк Фәйзрахмановларның матур чыгышларыннан соң балалар такта артына утырдылар.

Уйнарга, үзенең көчен сынарга 52 шахматчы килгән иде. Араларында хәтта, 5 яшьлекләр дә бар иде. Кукмарадан Хәйдәр Әхмәтшин, Нормадан Кәрим Гарифуллиннар әле барлык көндәшләре белән уйнап чыга да алдылар, 1-1,5 очко да җыйдылар.
Балалар күптән түгел генә Россия беренчелегендә авыл балалары арасында чемпион калган нәни шахматчыбыз Данил Закиров белән уйнауны зур дәрәҗә санадылар. Безнең бит Данилыбыз, Гөлшаныбыз ясле-бакчада тәрбияләнгән чакларында ук Татарстан беренчелегендә җиңү яулаган спортчылар.
Уйнап та карадылар, ичмасам, балаларыбыз. 7 тур бит ул. Ну малай, кукмаралылар көчле... Ярышларның баш хөкемдары Ландыш Гарифуллина да, сокланып куйды, аларның җиңүләренә.
2000-2004 елгы малайлар арасында Данил Павлов, Илфар Садретдинов (икесе дә Кукмарадан), Раян Абдрахманов (Норма) җиңү яуласалар, кызлар арасында Рамилә Шаһимәрданова (Балтач), Ралина Хәмидуллина (Норма), Гөлшан Сөләйманова (Балтач) җиңүче булдылар.

2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында Александр Ишмикеев, Данил Назаров (икесе дә Кукмарадан), Данил Закиров (гимназия), Ясминә Әгълиуллина (Кукмара), Лина Гатауллина (Норма), Камилә Юнысова (гимназия) җиңү яуладылар.

Бөрбашлылар арасында елдагыча аерым нәтиҗә ясалды. Призлы урыннарга Ләйсән Хәйруллина, Илназ Гыйльметдинов, Диния Бәзәгетдинова, Хәлил Исрафилов, Диләрә Әсәдуллина , Солтан Нурмөхәммәитовлар лаек булды.

Хөкемдарларны да бүләксез калдырмады, Гүзәл Галимулловна.
Команда беренчелегендә Бөрбашлылар беренче булса, икенче-өченче урыннарны кумаралылар, балтачлылар бүлеште.
Менә тагын икенче районара ярышлар үз югарылыгында узып китте "Киләсе очрашуларга кадәр,"- дип озатып калдылар безне бөрбашлылар. Амин, тагын исән-сау очрашырга язсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250