Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Бүгенге шахмат ярышында район спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Шахмат — районда алга киткән ярышларның берсе

Бүген Балтач гимназиясендә "Балтачагрохимсервис«оешмасы призына традицион шахмат турниры уза. Турнирда 65 уенчы катнаша. Балтач районы командасы белән 9 район (Мамадыш, Кукмара, Әтнә, Саба, Биектау, Арча һәм Мари Иле районнарыннан) уенчылары көч сынаша.

Шахмат — Балтач районында алга киткән ярышларның берсе. Ул акыл үсешен камилләштерә, тәрбияви яктан да әһәмиятле. Ярышларның һарберсе диярлек уенчыларның күплеге, шахматка карата мөнәсәбәтнең югары булуы белән сокландыра.

Балтач гимназиясендә узган әлеге ярышта район спартакиадасы җиңүчеләре дә бүләкләнде. «Балтач Агрохимсервисы» җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗевның шахмат ярышларын үстерүгә керткән олы хезмәтләре гомерлек рәхмәткә лаек.

Баш мөхәррир фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат