Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булдыра, яңгуллылар....

Елның-елында спорт сезоны ачылуга, Яңгулның татарча көрәшкә мөкиббән кешеләре түгәрәк өстәл артына утырып фикерләшәләр, киләчәккә планнар коралар.

Һәм иң кызыгы, үзара матди ярдәм күрсәтеп, мәктәптә татарча көрәш ярышы оештыралар. Быелгы ярышларга да андыйлар шактый җыйналды. "Яңа тормыш", "Шушма" җәмгыятьләре рәисләре, мәктәп директоры, җирле үзидарә рәисе, Марат Әшрәфҗанов, Илдар Рәфыйков, Рәшит Хәсәнов, Ранил Габдрахманов кебек көрәш өчен янып-көеп йөрүче фидакарьләребез. Ярышларны да үзләре утырып күзәттеләр алар бу юлы. Ярышларда исә мәктәпнең 23 көрәшчесе бил алышты.
Бүләкләр дә бик саллы иде. 1-4 нче урынны алучылар 600-400-300-200 сум күләмендәге акчалата бүләкләргә лаек булдылар. Кемнәр катнашып призлы урын ала алмады, алар да бүләксез калмадылар. 150 сум күләмендә акча бирделәр үзләренә. Менә бит, нинди күңелле, нинди стимул. Чемпионнарга килсәк, менә алар: Тимур Зайцев /35 кг/, Руфил Хәбибуллин /45 кг/, Руслан Йосыпов /55 кг/, Илдан Әхмәтханов /65 кг/, Айрат Хәйруллин /авыр үлчәүдә/.
Фото http://yandex.ru/images/search?viewport

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250