Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булдыралар бит спортчыларыбыз...

Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада каратэ-кекусинкай буенча республиканың ачык беренчелеге булып узды.

Биредә спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов укучылары да көч сынашты.Россиянең төрле төбәкләреннән 157 спортчы "тукмалашкан" бу ярышларда Бөрбаштан 12-13 яшьлекләр арасында Марат Гарифҗанов икенче, 14-15 яшьлекләр арасында Алия Габдрахманова өченче булдылар.
* * *
Биектау районының Чебокса бистәсендә традицион 47-нче "Казан чаңгы марафоны" булып узды. Танылган чаңгычы С.П.Ляпахин истәлегенә оештырылган бу ярышларда СССР ның спорт остасы Рәлиф Әскәров җитәкчелегендәге командабыз авыл районнары командалары арасында беренче урынны яулап кайтты. 30 километр араны хатын-кызларыбыздан Алсу Нигьмәтҗанова җиденче, Алина Иванова унберенче булып тәмамладылар. Ә ир-егетләребездән 50 километрны Роман Никитин 22-нче, Рәйхан Нигьмәтҗанов 26-нчы, Сергей Григорьев 29-нчы, Ленур Галимҗанов 31-нче булып буйсындырдылар.
* * *
Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр арасында узган кул көрәше буенча Россия беренчелегендә 65 килограмм үлчәү авырлыгында көч сынашып Субаштан Илназ Әсхәдуллин /тренеры Ф.Гайнетдинов/ өченче призлы урынны яулап кайтты.
Фото: http://samooborona.at.ua/publ/stati_o_boevykh_iskusstvakh/boevye_iskusstva/karateh_karatehdo/6-1-0-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250