Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булдырасың, Рамил!

Бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгында эшләүче якташыбыз, Шеңшеңәр авылы егете Рамил Зарипов гер күтәрү буенча уңышлары белән әледән-әле куандырып тора.

Үткән айда гына ике зур ярышта булып, югары күрсәткечләргә иреште. Беренчесе, Киров шәһәрендә гер спорты буенча полицейскийлар һәм Рәсәйнең башка көч структуралары хезмәткәрләре арасында оештырылган ачык Рәсәй турнирында 24 килограммлы герне озын циклда 70 мәртәбә этәреп, чемпион булды. Икенчесе, Италиянең Милан шәһәрендә узган дөнья Чемпионатында 32 килограммлы герләр белән чыгыш ясап, 5 кешелек гер эстафетасында 2 минут эчендә герләрне этәреп, бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250