Булдырдың, Рәлиф! (фото)
Бигрәк тә матур уза инде безнең чаңгы ярышлары... Баласы, аның узышын карарга килгән әти-әнисе, әби-бабасы.
Аллаһыга шөкер, дусларым ташламый. Алмаз Исрафилов, Раиф Гафиуллин, Глеб Давлеков, Рифат Зарипов һәрчак хәлемне белеп, ярдәм кулы сузып торалар. Менә бүгенге ярышларга да аларның өлеше күп керде. Рәхмәт, гимназия коллективына да, - дип шатлыклары белән уртаклашты Рәлиф.
Ярышларыбызга килсәк, бик матур узды алар. Көне дә менә дигән булды. Чаңгычыларыбыз спорт мәктәбе филиалларыннан гына булса да, аларның саны 98 гә җитте. Инде чемпионнарыбыз белән таныштырып узам. 1999-2000 елгылар арасында Кече Лызидан һәм гимназиядән Анастасия Исаева, Ренат Гафиуллин, 2001-2002 елгылар арасында Чепьядан һәм гимназиядән Ульяна Кумаева, Рәйхан Газыймов, 2003-2004 елгылар арасында гимназиядән Зәйнәп Нигьмәтҗанова, Аяз Исрафилов, 2005-2006 елгылар арасында Арчадан һәм Балтачтан Алия Диярова, Илназ Кәбиров, 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында гимназиядән Алия Исрафилова, Данияр Хафизов чемпион булып танылды. Һәр ярышта беренчелекне бирмәгән Рәйхан Газыймов өчен бу ярышлар икеләтә куанычлы булды. Бабасы - Илшат Хәкимов оныгына чаңгычылар өчен махсус чыгарылган кул сәгате бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев