Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәйге Балтач районы егетләре өчен шатлыклы да, көенечле дә булды

Башкалабыз Казанда үткән шимбәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына Татарча көрәш ярышлары булып узды.

19 нчы мәртәбә уздырылучы бу бәйгегә 54 төбәктән 328 көрәшче җыйналган иде. Һәм әйтергә кирәк , бу бәйге безнең район егетләре өчен шатлыклы да, көенечле дә булды.
Беренчедән безнең команда өчен бил алышкан Апас районы егете Фердинанд Вәлиев 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чемпион калса, 70 килограмм үлчәү авырлыгында спорт остасы Илдар Зарипов һәм 90 килограммда бил алышкан Ринат Хәйретдинов икенче призлы урынны яулап, командабызны 6 нчы урынга чыгардылар.
Шунысы аянычлы, Ринатыбыз бу ярышларда җитди травма алып, беренче-икенче урыннар өчен көрәшкә чыга алмады. Аның тизрәк тазарып безнең арабызга кайтуын теләп калабыз.
Фото http://intertat.ru/tt/sport-tt/item/37690.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250