Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Быел да чаңгы сезонын Ялтрада яптык.

Моннан 3 ел элек Кече Лызи мәктәбендә чаңгычылар белән эшләүче спорт мәктәбе тренеры Сергей Григорьев тырышлыгы белән Ялтра урманында менә дигән чаңгы трассасы ачылган иде. Хәзерге вакытта ул район халкының рәхәтләнеп ял итү урынына әверелде.

Аның ачылу тантанасы турында республика матбугат чаралары да язып чыкты. Менә шушы трассада без традицион рәвештә чаңгы сезонын ябуны матур традициягә керттек. Ул ел саен март аеның сонгы шимбәсенә планлаштырыла. Бу вакытта сез килеп андагы матурлыкны күрсәгез иде.
"Ярышларда җиңгән балаларның күңеле булсын өчен бик күп кешеләрнең ишекләрен шакырга туры килде. Рәхмәт аларга. Берсе дә кире борып чыгармады. Һәркайсы көченнән килгәнчә булыштылар. Рәшит Ильясов, Тәуфыйк Гыйләҗев, Сергей Плотников, Илдар Шиһабетдинов кебек җитәкчеләребез, Сергей Мошкин, Айрат Хәйруллин кебек эшмәкәрләребез булганда чаңгы спорты яшәячәк әле, " - диде миңа Сергей Анатольевич. Шулай була гына күрсен инде.
Ярышларыбызга гадәттә спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балаларыбыз килгән иде. Чемпионнар булып түбәндәге чаңгычыларыбыз танылды.
1996-97 елларда туганнар арасында - Алина Ивнова /Чепья/, Алексей Григорьев /гимназия/;
1998-99 елгылар арасында - Карина Бедикян, Радион Кушаев /икесе дә Кече Лызидан/;
2000-01 елгылар арасында - Анастасия Исаева /Кече Лызи/, Александр Никитин /Чепья/;
2002-03 елгылар арасынд - Зәйнәп Нигьмәтҗанова, Рәйхан Газыймов /икесе дә гимназиядән/;
2004 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында - Гөлшан Сөләйманова /Балтач/, Артем Степанов /Чепья/.
Башка еллардан аермалы буларак биредә зурлар да үз көчләрен сынап карады.
40 яшькә кадәрлеләр арасында Балтачтан Алсу Нигьмәтҗанова һәм Чепьядан Роман Никитиннар чемпион булып танылды.
40 яшьтән олылар арсында Сергей Григорьев /Ярышларны оештыручы. Н.С./.
50 яшьтән олылар арасында Михаил Павлов җиңүче булдылар.
Фото: http://vk.com/club59964466

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250