Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Быел көрәш сезонын арборлылар ачып җибәрде

Озын яллардан соң барлык яшь көрәшчеләребезне үзенә җыеп, сезонны ачып җибәрүләре өчен рәхмәт инде Арбор җирлегенә, аның игелекле җитәкчеләренә.

"Бәрәңге чоры. Балалар килер микән , көрәшчеләрне җыя алырбыз микән? " дип бер дә икеләнмичә үз югарылыгында ярыш уздыра алдылар. Хәер, Дамир Гобәйдуллин бу яктан тәҗрибәсе җитәрлек.

Быелгы сезонга зур җиңүләр белән аяк бастык. Яшь көрәшчеләребез Яңгулдан Илнар Муллахмәтов, Илдан Әхмәтханов, Чепьядан Илназ Минмуллин Рәсәй беренчелегендә төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яулап, спорт остасына кандидат нормасын үтәделәр. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев яшьләргә тиң булган җитезлек белән егетләрнең һәрберсен башта күтәреп алып өскә чөйде. Аның бу алымы көрәшчеләр тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Көрәшчеләрне идәнгә бастыргач кына матур итеп бүләкләрен тапшырды.
Күңелле булды, шулай да күңелдә янә бер начар төер утырып калды. Җиңелү белмәс көрәшчеләре белән дан тоткан Бөрбаш, Норма, Куныр җирлекләреннән үсеп килүче буынны күрү бәхетенә бу юлы да ирешә алмадык. Ел саен беренче ярышта шушы хәлне кабатлыйлар. Ярый, бөрбашлыларның тотынып эшли торган тренерлары да булмасын ди. Ә менә калган җирлекләрдә нинди сәбәп таптылар икән? Күпме баланы матур көрәштән нәүмиз итеп калдырдылар. Кызганыч... Ярышларга килгән балаларның бер-берсен сагынулары күренеп тора. Күрешәләр, хәлләрен сорашалар. Ни дисәң дә җәйге каникуллардан соң беренче очрашу бит.
Көрәшләр аллага шөкер, бернинди имгәнүләрсез, тыныч кына узды. 1997 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында 11 үлчәү авырлыгында 40 көрәшче арасында алып барылган бу ярышларда район чемпионнары булып түбәндәгеләр танылды. Руфин Афанасьев (Чепья - 36 кг), Тимур Зайцев (Яңгул - 40 кг), Айзат Гәрәев (Балтач - 45 кг), Илназ Мифтахов (Чепья - 50 кг), Руфил Хәбибуллин (Яңгул - 55 кг), Ислам Галимов (Арбор - 60 кг), Илнар Фазылҗанов - 65 кг, Илназ Минмуллин (Чепья - 70 кг), Илнар Муллахмәтов (Янгул - 75 кг), Айрат Хәйруллин (Яңгул - 80 кг), Рәдис Сәмигуллин (Чепья - авыр үлчәүдә). Беренчелек кабат Чепья көрәшчеләрендә (тренерлары Р.Хәйретдинов). Икенчедә яңгуллылар (Р.Габдрахманов), өченчедә смәеллеләр (А.Миннеханов).

Көрәшчеләребез алдында тагын район күләм ярышлар тезелеп тора. 3 октябрь көнне шушы ук яшьтәге балалар районыбызда заманында Нормада урнашкан теш поликлиникасын җитәкләп , яшьли генә арабыздан киткән Бөрбаш егете Рафил Галимуллин истәлегенә узачак ярышларга Балтачка универсаль спорт залына, 24 октябрьдә Арборга традицион Билсур Зәкиев истәлегенә уздырылучы ярышларга җыйналачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250