Хезмәт

Быелгы "Россия чаңгы юллары"нда 5300 балтачлы катнашачак

8 февраль көнне Балтачта "Россия чаңгы юллары" узышы үтәчәк. Узган ел әлеге чарада 5152 кеше, шул исәптән 206 җитәкче чаңгыга баскан иде.

Быел исә "Россия чаңгы юллары"нда 5300 райондашыбыз катнашыр дип көтелә.
"Россия чаңгы юллары"н елның-елында февраль аенда үткәрелә. Ул чаңгы спорты, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерүче старт булып тора.
Быел ярышлар аеруча истәлекле вакытта уза. Чөнки тиздән Сочида Олимпия һәм Паралимпия уеннарын үткәрүгә бер ел тула.
Фото: http://vk.com/ski_track_of_russia

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: