Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычыны хөрмәтләп 246 егет һәм кыз стартка басты

Алдагы көнне чаңгыда йөрергә чыккан райондашлар, кара, махсус техника килеп эшләгәч, чаңгы юлы ничек яхшы булган, иртәгә берәр зур ярыш буладыр, мондый әзерлекне күптән күргән юк иде, дип үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Аларның фикере дөрес булды, шимбә көнне район чаңгы юлларында танылган спортчы, СССРның спорт остасы, республикабызның атказанган тренеры Рәлиф Әскәров хөрмәтенә оештырылган – 2012 һәм 2005 ел аралыгында туган егетләр һәм кызлар арасында республика беренчелеге узды. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Зәй шәһәрләреннән һәм Балтач, Арча, Саба, Кукмара, Питрәч, Алексеевск, Буа районнарыннан 246 чаңгычы катнашты.

Районыбызның спорт мәктәбе тренеры Рәлиф Рәфыйкович республика чаңгычылары, спортчылары арасында билгеле шәхес. Моннан ике дистә ел элек, чаңгычы балаларны бүләкләү өчен үз хезмәт хакыннан өлеш чыгарып, шушы ярышларны башлап җибәрә. Син нинди генә күнегүләр үткәрмә, синең хәзерлегеңне, хезмәтеңнең нәтиҗәсен бары ярышларда гына бәяләп була. Шунлыктан балаларга үз-үзеңне сынау өчен ярышларда даими катнашырга кирәк, ди данлыклы тренер.

Курмала авылында туган егет, башлангыч сыйныфлардан ук Чапшар мәктәбенә кышын чаңгыда, яз-көз айларында җәяү йөреп укый. 1972 елда 7 сыйныфта укыганда аны беренче тапкыр чаңгы буенча район ярышларына алып баралар. Гади агач чаңгы кигән, әле моңарчы зур ярышларда катнашмаган малай, бар яшьтәшләрен җиңел генә артта калдырып, беренче урынны ала. Менә шул вакыттан Рәлиф Әскәровның чаңгы спортында олы юлы башлана. Табигатьтән килгән талант белән үҗәтлек, физик чыдамлык бергә кушылып районда, республика ярышларында чаңгы, җиңел атлетика буенча күптөрле зур уңышлар яуларга ярдәм итә. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә бу спорт төре белән шөгыльләнер өчен вакыт таба, төрле ярышларда катнаша. Педагогик институтның спорт факультетында укыганда, аны район спорт комитеты рәисе Ренат Борһанов эзләп килә һәм һәр ярышта район данын яклап катнашуына күндерә. Шул чорда чаңгы буенча студентлар арасында Казан, республика беренчелегендә, «Буревестник» җәмгыяте ярышларында җиңүче була, илкүләм ярышларда Татарстан өчен уңышлы чыгыш ясый. 1983 елда районга кайткан яшь спортчыны «Урожай» спорт җәмгыяте рәисе итеп билгелиләр. 1984 елда Свердловск шәһәрендә Союз күләмендә «Урожай» үзәк җәмгыяте беренчелегендә чаңгыда 50 чакрым арада өченче урынны ала. Бу зур күрсәткеч өчен аңа мактаулы «СССРның спорт остасы» дигән исем бирелә. Ул заманнан бирле инде 40 ел вакыт үтеп тә китә. Шушы чорда спорт мәктәбе директоры, тренеры, мәктәптә физик культура укытучысы булып эшләгәндә, осталыгын балаларга тапшырганда чаңгыда узган чакрымнар Җир шарын ничә тапкыр урап чыгарлык булды икән? Ул бүген дә үзендә шөгыльләнүче балалары белән көн саен чаңгыда, җәй айларында роликта. Рәлиф мәктәбен берничә дистә укучы узды, ел саен аның җитәкчелегендә чаңгы буенча район командасы республикада һәрчак иң алдынгы урыннарда. Узган ел Балтачта узган Татарстан чаңгы федерациясенең утырышында Рәлиф Әскәровны, аның чаңгычыларын аерым мактап телгә алдылар. Кызганыч, бу ярышларда берничә укучым авыру сәбәпле катнаша алмады, шулай да Динә Хаҗиәхмәтова беренчелекне бирмәде, Данияр Хафизов та беренче була ала иде, авырды, ди остаз.

Бу ярышлар вакытында Кирово-Чепецк шәһәре чаңгы базасында Идел буе федераль округы беренчелегенә чаңгы ярышлары узды, анда Рәлиф Әскәровның шәкерте Алия Исрафилова Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап, икенче урынны яулады. Ә инде аның тагын бер талантлы укучысы – Әмир Сөнгатуллин үз яшьтәшләре арасында Россия җыелма командасына кандидат, 2022 елда «Россиянең спорт остасы» исеменә лаек булды. Менә шулай эстафетаны тапшырабыз инде, ди елмаеп Рәлиф Әскәров, алар җиңсә, үзем җиңгәндәй булам, шуның белән яшим, ди атаклы чаңгычы. Җиңүләр күп һәм дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт һәм сәламәтлек декадасы