Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычыларыбыз Татарстанда икенче

20-22нче март көннәрендә районыбызның яшь чаңчылары ел саен Чаллы шәһәрендә Иван Утрюбин призына үткәрелә торган ярышларда сынатмыйча, җиңү белән кайтты.

Районыбыз данын якларга 15 бала барып, һәрберсенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә Балтач командасы республикада икенче урынны алуга иреште. Шәхси җиңүләрдә Рәлиф Әскаров шәкертләре Зәйнәб Нигъмәтҗанова – беренче, Рамил Хөснетдинов икенче урынны яуладылар.
Ә инде 23 март көнне районыбызда 90лап бала катнашында 5 яшь категориясендә эстафета ярышлары булып үтте. Чаңгыны үз итүче һәрбер укучы әлеге ярышларда катнашып, кыш тудырган соңгы мөмкинлекләрдән файдаланып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы