Хезмәт

Чаңгы роллерларында чаптылар....

Үткән шимбәдә Арча шәһәрендә "Металл" акционерлык җәмгыяте призларына Арча районының чаңгы роллерларында узышу буенча ачык шәһси беренчелеге булып узды.

Билгеле, ярышларга безнең танылган чаңгычыбыз СССР ның спорт остасы Рәлиф Әскәров җитәкләгән команда барды.
1996-97 елгылар арасында 2 киломерлы араны Чепьядан Алина Иванова өченче булып буйсындырды.
2001 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында 1 километрлы араны Балтачтан Илдар Галиев өченче, Чепьядан Ульяна Кумаева икенче булып килделәр.
1996елда һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында чабып, Балтачтан Рәйхан Нигьмәтҗанов икенче, спорт мәктәбе тренеры Ленур Галимҗанов өченче урыннарны яуладылар.
Фото: http://www.sportsection.ru/spb/news/5275/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: