Хезмәт

Чаңгы тавында

Заманында горнолыжка бистә халкының иң яратып йөргән урыннарының берсе иде.

Ләкин биредәге эшчәнлек туктатылгач, тау һәм аның тирә-юне ташландык хәлгә килде. Әмма кышкы табигатьне һәм кышкы спорт төрләрен яраткан райондашлар бу күңелсезлеккә нокта куйды. Биредә хәзер яше-карты, бала-чагасы чана шуа. Шимбә-якшәмбе көннәрендә тауда чын Сабантуй, берсе килә, берсе китә.
Шимбә көнне үзебез дә гаиләбез, дусларыбыз белән таудан чана шуып, табигать матурлыгына хозурланып рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Эх, гүзәл дә соң Балтач табигате! Бигрәк тә куе урманнары, биек таулары күңелгә якын.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: