Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы ярышы

Балтачта 1994-95нче, 1996-97нче, 1998нче һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында район беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды.

Чарада 15 мәктәптән 136 чаңгычы көч сынашты. 1994-95нче һәм 1996-97нче елгы егетләр һәм кызлар 10 һәм 5 километрга узышты. Район чемпионнары булып Чепья мәктәбеннән Сергей Королев, Кече Лызидан Александр Борисов, гимназиядән Анна Ефремова һәм Анастасия Васильева танылды. Икенче, өченче урыннарны Максим Гаврилов (Чепья), Алексей Гаврилов (гимназия), Кристина Фомина (Кече Лызи), Аня Михайлова (Урта Көшкәт), Илсур Шәйхиев, Данис Кузьмин (икесе дә гимназиядән), Галина Матвеева (Кече Лызи), Гүзәл Габдрахманова (Сосна) бүлеште. 1998нче елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар 3 һәм 2 километрда чапты. Беренче урыннарга Кече Лызидан Радион Кушаев һәм Карина Бедикян, икенче урыннарга гимназиядән Наил Мөхәммәтҗанов һәм Кече Лызидан Светлана Фомина, өченче урыннарга Балтач мәктәбеннән Ленар Тимофеев һәм Кече Лызидан Анастасия Исаева лаек булды. Җиңүчеләргә Балтач спорт мәктәбенең дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев