Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычыларыбыз берьюлы ике кубок яулап кайтты

Республикабызда укучыларның кышкы Спартакиадасының зона ярышлары оешкан төстә башланып китте.

8 район вәкилләре катнашында Арчада үткән ярышта безнең чаңгычылардан да җитезләре булмады. Кыскасы, 2002-2003, 2004-2005 елгы укучылардан торган командаларыбыз икесе дә беренчелекне яулады һәм Балтачыбызга берьюлы ике Кубок кайтты.

Командабызның баш тренеры СССР ның спорт остасы Рәлиф Әскәров ярышларга киткәндә үк зур өметләр белән киткән иде.Өметләре акланды.
Шәхси беренчелектәге уңышларыбыз да куанырлык. Балтач гимназиясеннән Рәйхан Газыймов һәм Зәйнәп Нигьмәтҗанова чемпион булып танылсалар, Талия Галиева, Марина Григорьева, Илдар Галиев - икенче, Аяз Исрафилов һәм Әмир Сөнгатуллин өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250