Хезмәт

Чаңгыга бастык... Сезонны ачтык

Кыш башлануның беренче атнасында ук, Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы тырышлыгы белән районыбызның 13 мәктәбеннән 109 чаңгычы төрле яшь аерым-лыкларында һәм төрле араларда узышып, сезон ачылуның беренче җиңүчеләрен билгеләде.

Реклама

1995-1996нчы елгылар арасында чемпион булып Кристина Фомина (Кече Лызи) һәм Сергей Королев (Чепья) танылды. Икенче-өченче урыннарда Гөлинә Гыйбадуллина (Сосна) һәм Василий Яковлев (Чепья), Диләрә Әгълиуллина (Балтач) һәм Радион Романов (гимназия). 1997-1999 елгылар арасында Урта Көшкәттән Анна Михайлова һәм Балтачтан Искәндәр Мәрданов җиңүче булды. Калган призлы урыннарны гимназиядән Алинә Хөснетдинова һәм Кече Лызидан Радион Кушаев, Урта Көшкәттән Татьяна Арсланова һәм Кече Лызидан Павел Гаврилов бүлеште. Бу яшьтәге укучыларыбыз 3 һәм 5 километрлы арада узышты. 2000- 2002нче елларда туганнар арасында Балтачтан Элина Сәгыйтовага һәм Чепьядан Александр Никитинга тиңнәр булмады. Кече Лызидан Анастасия Исаева һәм Балтачтан Фәнүс Вәлиев - икенче, Субаштан Надилә Хәкимҗанова һәм гимназиядән Андрей Ефимов өченче булды. Ә менә 2003нче елда һәм аннан соңгы елларда туган иң кечкенәләребез арасында (алар 1-2 километрда узыштылар) кызлар арасында гимназиядән Олеся Егорова, Соснадан Азалия Хәйруллина һәм Зәлидә Габидуллина призлы урыннарга лаек булсалар, малайлар арасында бу урыннарны Нөнәгәрдән Ильяс Шәйхиев, гимназиядән Рамил Хөснетдинов, Станислав Григорьев бүлеште.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: