Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чакырабыз!

Хөрмәтле татар көрәше осталары, татар көрәшен үз итүчеләр! Елның-елында Яңа елга аяк басуга, район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары уздыру матур традициягә әверелде.

Быелгы ярышлар 3-4 гыйнвар көннәрендә булачак. Ярышларыбыз 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 100 килограммнан югары үлчәү авырлыкларында узачак. Көрәшчеләрне үлчәү 3 гыйнвар көнне иртәнге сигезенче яртыда башланачак. Ярышларның ачылу тантанасы иртәнге сәгать 10да башлана. 4нче гыйнвар көнне финал ярышлары булачак. Ярышларда җиңүчеләргә, икенче, өченче, дүртенче урыннарны алучыларга район башлыгының акчалата бүләкләре бирелә. Барыгызны да Балтач универсаль спорт залына, районның зур көрәш бәйрәменә чакырабыз. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев