Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Чемпион» ишекләрен ачты

Кече Лызи авылында «Чемпион» спортзалын ачу тантанасында районга эш визиты белән килгән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов та катнашты.

Спортзал ике ел эшчәнлеген туктатып торганнан соң кабат ишекләрен ачты. «Строймастер» җәмгыяте спортзалга икенче тормыш бүләк итте дисәк һич арттыру булмас. Биредә ике программа нигезендә реконструкция һәм ремонт эшләре башкарылып, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, түбә, фасад ремонтланган, тышкы төзекләндерү эшләре башкарылган, юлларга асфальт салынган, брусчатка җәелгән.

Спортзалны ачу тантанасында Рамил Рәшитович катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлап, залны төзекләндерүгә хезмәте кергәннәргә рәхмәт белдерде. Илдар Ирек улы исеменнән дә барлык катнашучылар адресына җылы теләкләр һәм котлау сүзләре яңгырады.

Спортзалда хәзер волейбол, баскетбол, мини футбол, туризм белән шөгыльләнергә була. Чаңгычылар өчен дә инвентарьлар булдырылган.

– Әлеге вакыйганы түземсезлек белән көттек. Ниһаять, спорт белән шөгыльләнергә үз урыныбыз бар, – дип куанычлары белән уртаклашты авыл яшьләре ачылу тантанасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Кече Лызи мәктәбе чемпион спортзал Кече Лызи авылы Кече Лызи