Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чепья авылында чаңгы трассасы ачылды.

Кичә, 7нче февральдә, Чепья авылында тарихи мизгеләрне кабаттан кайтарып, чаңгы трассасын ачу хөрмәтенә район беренчелегенә чаңгы ярышлары оештырылды.

Моннан дистә еллар элек Чепья авыл җирлеге чаңгы ярышлары уздыру белән дан тоткан авыл булып саналган, кызганыч, соңгы вакытта анда ярышлар үткәрелми башлаган иде. Бу трассаны янәдән торгызу инициативасын тренер Роман Никитин тәкъдим иткән.
Чаңгычыларны көннең бик суык булуы, 25 - 30 градус салкынлык та куркытмаган. Ярышлар 100дән артык укучы арасында яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, 5 категориядә үткәрелде.
Чепья урта мәктәбеннән Эльза Кумаева белән гимназия укучысы Әмир Сөнгатуллин "Иң яшь чаңгычы" исеменә лаек булдылар. Шулай ук һәр үз категориясендә җиңү яулаган яшь спортчыларга Мактау таныклыклары, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Чепья авыл җирлеге, "Труд" һәм "Арбор" җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәрләрдән: Айрат Зәйнуллин, Мансур Хәбибуллин, Илдар Гафиуллин, Кафил Әхмәдуллин һәм тернер Роман Никитин әлеге чараны үткәрүгә иганәчелек ярдәме күрсәткәннәр.
2002нче елгы һәм түбәнрәк яшьтәге спортчылар арасында:
Кызлардан:
1. Ульяна Кумаева (Чепья);
2. Зәйнәб Нигъмәтҗанова (гимназия);
3. Марина Григорьева (гимназия).
Малайлардан:
1. Аяз Исрафилов (гимназия);
2. Рәйхан Газимов (гимназия);
3. Никита Борисов (Кече Лызи).
1999 - 2001нче елгы балалар арасында:
Кызлардан:
1. Татьяна Андреева (Чепья);
2. Карина Бедикян (Кече Лызи);
3. Анастасия Исаева (Кече Лызи).
Егетләрдән:
1. Наил Мөхәммәтҗанов (гимназия);
2. Рәсүл Мөхәммәтшин (Норма);
3. Александр Никитин (Чепья).
1997 - 98нче елгылар арасында:
Кызлардан:
1. Алина Иванова (Чепья);
2. Светлана Фомина (КечеЛызи);
Егетләрдән:
1. Данис Кузьмин (Зур Лызи);
2. Родион Кушаев (Кече Лызи);
3. Андрей Спиридонов (Кече Лызи).
40 яшькә кадәргеләр арасында:
1. Алсу Нигъмәтҗанова (Балтач);
1. Роман Никитин (Чепья);
2. Александр Борисов (Кече Лызи);
3. Рәйхан Нигъмәтҗанов(гимназия).
40 яшьтән югарыраклар арасысында:
1. Рамил Нигъмәтҗанов (Балтач);
2. Сергей Григорьев (Балтач);
3. Михаил Павлов (Ушма).
Фото: http://vk.com/feed?z=photo-59964466_352839207%2Falbum-59964466_210784501%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250