Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чепьяда Таһир Кәдыймов истәлегенә шахмат ярышлары үтте

6-7 еллар элек Чепья торак-коммуналь хуҗалыгы призына шахмат ярышлары үткәрелә башлаган иде.

Кызганычка каршы, шушы күркәм традициянең инициаторы булган Таһир Кәдыймов өч ел элек арабыздан китте. Әмма коллектив ярышларны туктатмады. Хәзер алар Таһир әфәнде истәлегенә үтә.
Быелгы ярышлар да оешкан төстә үтте. Укучылар арасында Балтачтан Гөлшан Сөләйманова беренче булса, икенче-өченче урыннарны Казан кунаклары Раилә Камалетдинова белән Абдул Хөснетдинов бүлеште. Тагын бер өметле шахматчы кызыбыз Рамилә Шаһимәрдәнова дүртенче урын яулады.
Зурлар арасында Ландыш Гарифуллина - беренче, Камил Хөснетдинов - икенче, Салават Габдрахманов - өченче, Камил Мөхәрләмов - дүртенче булды.
Фото: http://tt.wikipedia.org/wiki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250