Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чулпаныбыз шашка буенча кабат бөтенрәсәй чемпионы.

Райондашыбыз Чулпан Габделганиева Кабардино-Балкариянең Нальчик шәһәрендә спортчы ивалидлар арасында уздырылган бөтенрәсәй шашка-шахмат ярышында өченче призлы урын алып кайтты.

Җиңүчебез белән элемтәгә кергәч ул: бирегә шашкада төрле регионннан 10 команда килгән иде, 27 спортчы катнашты. Шулар арасында иң көчле мировой чемпионнар, мастерлар бар иде. Алар белән 9 көн дәвамында шашка уйнап, мин 3нче урын яулап диплом һәм бронза медаль белән бүләкләнеп, кабат чемпион исеменә лаек булып кайттым.
Шушы ярышка оештырып җибәргән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенә, тренерым Фагыйль абый Гайнетдиновка һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән Балтач агрохимсервис җитәкчесе Наил Гыйләҗевка, Балтач сөт-май комбинаты директоры Рәмзил Насыйбуллинга һәм бертуган Гөлшат апама олы рәхмәтемне белдерәм, эшләрендә хәерле уңышлар телим", диде сөенечле вакыйга белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250