Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чутайлылар беренчелекне үз кулларына алдылар

Шеңшеңәр авылы чын Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте ул көнне.

Тирә-юньгә җыр-моң агыла, табаларда коймак чыжлый, казаннарда пылау пешә, шашлыгы кыза, самавырда чәе кайный.

Терәлеп торган күршеләре «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчелеге район халкы өчен генә түгел, шушы авыл өчен дә зур бәйрәм ясый. Авыл эшчәннәре язгы кыр эшләренә ныклап тотынганчы, авылның «Батыр» спорткомплексында хуҗалык приз-ларына «Диварга-дивар» системасы буенча татарча көрәш ярышлары уздыру матур бер традициягә әверелде. Бу ярышлар быел бишенче мәртәбә узды.

Районыбызның спорт һәм финанс «министрлары» Рөстәм Заһидуллин, Рафис Ильясов, ярышларның төп иганәчесе – хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин, район федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов үз хәер-фатихаларын биргәннән соң, мәктәпнең яшь үзешчәннәре үзләренең җыр-биюләрен тамашачы хозурына тапшырды.

Быелгы ярышларыбызга да 5 үлчәү авырлыгында бил алышырга 12 команда килгән иде. Үзенә күрә бер үзенчәлекле ярыш инде бу. Биредә бер көрәшче генә бернишли дә алмый. Һәрвакыт өч көрәшченең өстен чыгуы кирәк. Шуңа да бу ярыш егетләребез арасында бер-берсенә карата ихтирам хисләре тәрбияләүдә, бер-берсенә терәк булуда зур роль уйный. Монысын аеруча ярымфинал, финал ярышларында тоябыз инде. Бик кызу булды быелгы ярышларыбыз. Ничек итсәләр-иттеләр, чутайлылар беренчелекне үз кулларына ала алдылар. Узган елгы җиңүчеләргә быел арткарак калырга туры килде. Икенче урынга Тимирязев исемендәге җәмгыять көрәшчеләре күтәрелсә, арборлылар һәм яңгуллылар өченче-дүртенче урыннарны бүлештеләр. Бу дүрт команда көрәшчеләре дә саллы гына акчалата бүләкләр алып, җитәкчелеккә, оештыручыларга олы рәхмәтләрен әйтеп, өйләренә таралыштылар.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл эшчәннәре