Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чын көрәш, данлы көрәш

Узан шимбә-ялда районыбызның Көрәш дөньясы "кайнап" тордык - елны тәмамларга санаулы көннәр калып барганда, Балтач муниципаль район башлыгы призына, шау-гөр иттереп, ярышлар уздырып куйдык.

20нче турнир булгангамы, әллә инде район башлыгы хәзерлек эшләренә үзе ныклап алынгангамы, быелгы ярышлар зур оешканлык белән узды. Көтелмәгән мизгелләре белән күпләрнең күңелендә озак сакланыр әле ул.

Узган ел турнирны тәмамлагач, ярышларны анализлап утырганда, районның спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин авыр сулап: "Көрәш өчен "көрәшү" бетеп бара..." дигән иде. Әллә инде бу сүзләрне күпләр шул вакытта күңеленә салып куйгангамы, "Балтач" универсаль спорт залы иртә таңнан ук кайный башлады. Ярышларга 24 командадан 158 көрәшче җыйналган иде. Күренеп тора, бар кеше кәефле, көрәшчеләр аеруча да. Шулай булмый ни, узып баручы ел безнең өчен гаять тә куанычлы булды бит. Югалта барган позициябезне кире кайтара алдык. Республикабызның Көрәш федерациясе алып барган рейтингта, көрәшләре белән соңгы вакытта шаулап торган Әлмәт,Чаллы кебек зур калаларның "борыннарына чиертеп" , икенче булдык. Моннан да зур җиңү була аламы соң! Районыбыз алар кебек бөтен Россиядән "легионерлар" җыю белән мавыкмый да ләбаса... Район башлыгының һәр ярыштан соң үзенә җыеп көрәшчеләрнең күңелен күрүе дә киләчәк җиңүләргә стимул тудыра.

Рамил Нотфулллин ачылу тантанасында сүз алып, көрәшчеләребезнең ел дәвамында ирешкән уңышларына аерым тукталды. Балалар белән эшләүче өч тренерыбызга республика Көрәш федерациясенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, турнирыбызның олы кунагы, фәннәр докторы Фаил Әхмәдиевның чыгышлары да үз көрәшчеләребез өчен горурлык хисләре белән сугарылган иде.Һәр мизгеле, һәр минуты уйланылган булып чыкты турнирның. Матур мизгелләргә бай булды ул. Быел беренче тапкыр, заманында бил алышып районыбызны данлаган 30 дан артык ветеран көрәшчеләребезне җыеп, аларның аерым күңелен күреп, ярышларны тамаша кылдырдык. Алар хөрмәтенә районыбызның танылган гармунчылары татар халык көйләрен сиптерде генә инде!
Хуҗалык җитәкчеләренең дә хәйран тырышканлыклары күренде . Парадка чыккан көрәшчеләрнең бердәм рәвештә матур спорт формасыннан булуларыннан күзләр камашты. Ни кызганыч, район эчке эшләр бүлеге, "Алга" хуҗалыгы командалары гына бу бәхеттән мәхрүм калган булып чыкты. Башка елларда тамашачыларыбызның азлыгыннан зарлана идек. Бу өлкәдә дә уңай үзгәрешләр сизелде. Трибунабызны бер мизгелгә җитәкчеләребез, мәктәп директорлары тутырса, аларны соңгарак гади тамашачы, җанатарлар алмаштырды. Көрәшчеләребездә дә активлык артканы сизелде. Ярыш барышында хәтта Россия күләмендә танылган көрәшчеләргә дә үз позицияләрен бирергә туры килде. 75 килограммда бил алышкан Көек егете Ранил Камалов Яңгулдан Айрат Хәйруллинны келәмгә салуы үзе бер тамашага әйләнде. 65 килограммда Шеңшеңәрдән Нурфат Шәфигуллин белән Россия чемпионы Илназ Миңмуллин көрәше дә күпләрне урыннарыннан кузгатты. 60 килограммда көрәшүче Ислам Галимов та үз көрәше белән күпләрне сокландырды. Соңгы вакытта татар көрәшенең үзгәрешләр кичергәнен барыбыз да белеп тора. Көрәш кагыйдәләре турында әйтеп тә торасы юк. Соңгы биш елда гына да ике мәртәбә үзгәрешләр кертелде. Шуңа күрә тамашачылар арасындагы ризасызлыкларны да дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Аның кайберләре хөкемдарларга килеп җитмәгән була. Хөкемдарлар белән дә аерым эш алып бару "көн кадагына" сугып килә. Ордан Рәлиф Галивның җитди имгәнүе дә күңелләргә борчу салды. Өметле көрәшчебез операция өстәленә ятачак.

Кайбер җитәкчеләрнең тамга өчен генә көрәшчеләрне урамнан җыеп җибәрүе дә безгә зур мәшәкатьләр тудыра. Бу көрәшчеләр башта үзләре дә кайсы командага язылырга белмичә тинтерәп йөриләр, аннан соң үлчәнеп язылалар да, кая да булса чыгып "сыза"лар.Әнә шуннан соң көрәшчеләр арасында аңлашылмаучылык килеп чыга. Инде, андый көрәшчеләрне туплап җибәргән җитәкчеләрне аерым күрсәтәсем килмәде, аннары кайберләре, нәтиҗә ясыйсы урынга, ел буе сөйләшмичә дә йөриләр. Билгеле,аларның кайберләренә хәтта ярыш вакытында да сүзгә калмас өчен, көрәшчеләрен эзләп йөрергә туры килде.

Кайда көрәш җитәкче тарафыннан беренче планга куелган, көрәш тә алар арасында кискен бара . Бу юлы да төп көрәш Яңгул, Арбор, Норма көрәшчеләре арасында барды. Барыбер яңгуллыларга тиңнәр табылмады. Хәер, алар районыбызның барлык ярышларында лидерлыкны үз кулларында тотуны дәвам итәләр. Бу юлы күчмә Кубокны үзләренә алып киттеләр, өстәвенә тәкә дә Яңгул батыры Руслан Рәфыйков җилкәсенә салынды. Икенче урынга арборлылар лаек булса, өченчегә нормалылар чыкты.

Турнирның җиңүчеләре:
60 килограммга кадәр: 1.Ислам Галимов/Арбор/. 2..Дилүс Нуриев/Тимирязев исем.хуҗ//. 3 Айрат Галиев/торак-коммуналь хуҗалык/.
65илограммга кадәр: 1. Илназ Минмуллин/Арбор/. 2. Нурфат Шәфигуллин/ Тукай исем.хуҗ/ 3.Дамир Ишморатов/"Татарстан"/ .
70 килограммга кадәр: 1.Илнар Муллахмәтов/"Яңа тормыш"/ 2.Рафаэль Вафин/Тимрязев исем.хуҗ./ 3.Әнис Нәкыйпов/эчке ңэшләр бүлеге/.
75 килограммга кадәр: 1.Ранил Камалов/Сосна/ 2.Айрат Хәйруллин/"Яңа тормыш"/ 3.Радил Гыйззәтуллин/Тукай исем.хуҗ./.
80 килограммга кадәр: 1.Раушан Зарипов/Арбор/ 2.Айдар Галиев/Тимирязев исем.хуҗ./ 3.Ленур Хәлиуллин/"Игенче"/.
85 килограммга кадәр: 1.Ринат Хәйретдинов/Арбор/ 2.Ранил Габдрахманов/"Яңа тормыш"/ 3.Айрат Апанов/"Татарстан"/.
90 килограммга кадәр: 1.Рәдис Сәмигуллин/Арбор/ 2.Рамил Гыйльфанов/"Яңа тормыш"/ 3.Руслан Рәфыйков/"Яна тормыш"/.
100 килограммга кадәр: 1.Динар Фатыйхов/"Яңа тормыш"/ 2.Илшат Хәйруллин/Арбор/ 3.Раниф Гарифуллин/Тимирязев исем.хуҗ./.
100 килогрммнан югары үлчәүдә: 1.Фердинанд Вәлиев/"Яңа тормыш"/ 2.Рифкать Сәмигуллин/Тукай исем.хуҗ./ 3.Нургаян Йосыпов/"Кама"/.


Әлеге бәйгедән фоторепортаж фотогалереяда урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250