Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дан кайтсын авылга!

«60-80нче елларда бөтен республиканы, Рәсәйне үзенең батырлары белән шаккатырган Бөрбаш авылында соңгы елларда татар көрәшенең сүнеп баруы мине зур борчуга сала, - дигән фикердән башлады сөйләшүебезне «Бөрбаш» җәмгыяте директоры Рафис Солтанов.

- Югыйсә, мөмкинлекләребез дә җитәрлек, шартлар да тудырылган, дип уйлыйм. Менә дигән спортзалыбыз, шушы ук авылда яшәп ятучы спорт осталарыбыз - Рафис Шәрифуллин, Рифкать Хөсәенов, Рөстәм Заһидуллин, данлыклы көрәшчеләребез Миннегали Шакиров, бертуган Шакировлар бар. Күпләр хәтерлиләрдер, заманында РСФСР беренчелегендә Татарстан данын бары тик безнең авыл егетләреннән генә торган команда яклап, Татарстанны беренче урынга чыгарды. Менә шуңа да йөрәк әрни, ничек тә югалта барган позициябезне кире кайтарасы иде. Нишләп карарга да белгән юк. Әле ярый менә авылдашыбыз мәрхүм Фидаил истәлегенә ярышлар уздырып авылга, көрәшкә беркадәр җан кертәбез. Хәер, бу хәл бездә генә күзәтелми».
Чыннан да, республикабызның легендасы булган Фидаил Шакиров истәлегенә 7 яшьтән 15 яшькә кадәрле балалар арасында оештырылучы бу бәйгене мин районның «Кече Сабантуена» тиңлим. Әле үзебездә генә түгел, бу бәйгене «ут» күршеләребез булган Кукмара, Саба, Арча, Биектау, Теләче егетләре дә көтеп ала.
«Балаларыбыз өчен генә түгел, үзебез өчен дә зур бәйрәмгә әверелә бу бәйге», - диде Кукмараның танылган тренеры, күптәнге танышым Нуретдин Зиятдинов. Менә быелгы ярышларда да аның 4 егете бүләкләр белән кайтып китте. 3 бүләк Сабага «насыйп» булды. Ә менә мәрхүмнең энесе Сәетнең елның-елында махсус бирелә торган бүләге Шеңшеңәрдән 8 яшьлек Рәмис Бариевка эләкте. Хәер, бүләкләргә килсәк, бу бәйгегә бүләкләр бик мулдан әзерләнә. Оештырыла башлаганнан бирле, әлеге ярышларда хөкемдарларның да хезмәтен олы бәялиләр. Көрәше дә әле нинди генә бит! 7-10 яшьлек балалар белән әңгәмә коруы гына да үзе ни тора. Күзләрендәге очкынлык, кызыксыну, тәвәккәллек, җаваплы¬лык. Үзләре шундый эчкерсез, хыялыйлар. Елның-елында бу ярышларны уздыру да мәрхүмнең бертуганнары Дамир, Рафаэль, Наил (быел Наил абыйга 65 яшь тулды. Биредә аны да район башкарма комитеты исеменнән бүләкләп үттеләр), Сәет Шакировлар, тормыш иптәше, кызы, «Бөрбаш» җәмгыяте, авыл җирлеге, Бөрбаш урта мәктәбе коллективы зур тырышлык куя. Әнә бит, мәктәп сүтелеп яткан бер мәлдә дә авырсынмадылар Бөрбашта. Балаларны, кунакларны менә дигән итеп каршы алдылар, озаттылар. Алла боерса, быел бу авыл балалары яңа мәктәпле дә булачак әле. Менә шулай чираттагы бәйге дә «югары нотада» тәмамланды. Бил алышкан 110 яшь көрәшчедән «иң-иң»нәре булып түбәндәгеләр танылды: Айзат Гәрәев (Балтач, 26 кг.) - танылган спорт остасы Айдар Гәрәев улы. (Н.С.), Алмаз Хаҗиев (Шеңшеңәр, 29 кг.), Анатолий Данилов (Кукмара, 33 кг.), Айнур Галимҗанов (Кукмара, 36 кг.), Ринас Шәрифуллин (Шеңшеңәр, 40 кг.), Рөстәм Гыймадиев (Кукмара, 43 кг.), Динар Гафиуллин (Арбор, 46 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 50 кг.), Максим Максимов (Чепья, 55 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, 60 кг.), Рөстәм Рамазанов (Яңгул, авыр үлчәүдә).

Рәсемдә: бертуган Шакировлар - (сулдан уңга) Алмаз, Рафаэль, Наил, Дамир, Сәет әфәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250