Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данил Гыйләҗетдинов Борнакта классташлары истәлегенә хоккей ярышлары оештырды (фото)

З-4 январь көннәрендә Борнак иле шугалагы кәшәкә тавышы белән бөтен авыл халкын үзенә дәшеп торды. Баксаң, анда олысы да, кечесе дә тимераякка баскан - тырышып-тырышып хоккей уйныйлар икән!

Авылның шәхси эшмәкәре Данил Гыйләҗетдиновның классташлары Рәдиф, Рәүфәт, Минсур истәлегенә хоккей ярышы кубогы өчен көч сынаштылар алар. Ике көн буе 5 команда Борнак халкына бик матур уен күрсәтте. Инде җиңүчеләргә тукталып үтик: дүртенче урынны - Карак- Серма командасы яулады, 3 урында авылнын "ветеран" командасы калды, икенче урында "авыл яшьләре" командасы булды. Ә инде 1 урын һәм кубокны елдагыча авылның "студентлар" командасы үзләреннән җибәрмәде. Ахырдан уенга йомгак ясап, Данил Гыйләҗетдинов узенең теләкләрен әйтеп, җиңүчеләргә истәлек медальләре һәм кубок тапшырып, уенчыларны тәмле пылау белән сыйлады. Араларында булмаган классташларының Рәдиф, Рәүфәт, Минсурның әти-әниләре, туганнары һәм гомумән, Борнак авылы халкы чиксез рәхмәтен белдерде. Шушы уен аларга дога булып барсын, урыннары оҗмахта булсын, тыныч йокласын аның классташлары....
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250