Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Диләрә егетләрне дә уздырды (фото)

Май ае спорт сөючеләр өчен футбол уеннары белән матур инде ул. "Кун туп" клубы призына узучы традицион футбол ярышлары да нәкь менә май аенда уза.

Аның быелгысы Балтач гимназиясе, Норма мәктәбе, һөнәр лицее мәйданчыкларында, 2001-2006 елгы балалар арасында узды һәм уеннарда 20 команда туп типте. Нәтиҗәләргә килсәк, 2001-2002 елгылар арасында Балтач гимназиясе, Смәел мәктәбе, Салавыч профлицее, 2003-2004 елгылар арасында Салавыч профлицее, Балтач гимназиясе, Норма мәктәбе, 2005-2006 елгылар арасында Балтач гимназиясе, Балтач, Норма мәктәпләре уенчылары җиңү яуладылар. Ә сезонның иң яхшы уенчылары булып гимназиядән Самир Гайфуллин һәм Даниф Сабирҗанов, Салавычтан Диләрә Мөхәммәтгалиева /егетләр белән туп тибеп, иң яхшы уенчы булып танылып кара син - Н.С./ танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250